news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы башлыгы укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде

Апас районы башлыгы укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде
Фото: http://apastovo.ru/

Апас район башлыгы Айрат Җиһаншин Биеш һәм Каратун мәктәбе укучылары белән очрашты. Ул районның социаль-икътисади үсеше, бурычлар хакында сөйләде һәм киләчәктә башкарылачак мөһим эшләр, уй-фикерләре белән дә уртаклашты. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Айрат Җиһаншин соңгы вакытта Апаста барган төзекләндерү, яңарту, эшләренә, спорт объектлары төзелешенә дә тукталды. Тиздән Апаста тагын бер спорт объекты – футбол манежы ачылу хәбәрен дә җиткерде.

«Безнең Апас районы - Идел аръягы зонасының үзәгендә урнашкан. Районда халык өчен уңайлы шартлар, мөмкинлекләр көннән-көн арта. Яңа төзекләндерелгән сөт-май комбинаты продукцияләрен җитештерә башлады. Киләчәктә тагын бер зур җитештерү комплексы – кошчылык фабрикасы булдырылачак. Халыкка эш урыннары тәкъдим ителәчәк. Районның инфраструктурасы үсә, төзекләнә», - дип белдерде район башлыгы.

Укучылар район башлыгына кызыксындырган сорауларын бирде. Алар район башлыгының мәктәптә нинди билгеләр алуы, нинди спорт төре белән шөгыльләнүе, нинди әдәби әсәрләр укуы, кайсы фәннәрне яратуы, хыялларының, максатларының тормышка ашуы һәм хәтта нинди хезмәт хакы алуы белән дә кызыксындылар.

Район башлыгы һәр сорауны тыңлап, җавап бирде һәм киңәшләрен дә җиткерде. Мәктәп елларын искә алды, югары белем алып, үзе сайлаган һөнәр иясе булгач та, укуын дәвам итүе хакында сөйләде, кандидатлык диссертациясе якларга әзерләнүе белән дә уртаклашты.

«Һәрчак белемгә омтылып яшәргә кирәк. Чөнки тормыш үзгәреп тора. Һәр өлкә зур үзгәрешләр кичерә. Моңа әзер булу мөһим. Конкурентлыкка сәләтле булу да кирәк. Билгеле, аның өчен күп укырга кирәк», - диде район башлыгы.

Укучылар район башлыгына уку өчен кирәк булган җиһазлар булдыруда ярдәм итүен сорадылар һәм уңай җавап алдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100