news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Райнур хәзрәт Газизов: Без кешедән нидер көтәбез, артык өмет итәбез

Райнур хәзрәт Газизов тәкәбберлек турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Райнур хәзрәт Газизов: Без кешедән нидер көтәбез, артык өмет итәбез
Фото: Райнур хзрәт Газизовның шәхси архивыннан

- Һәркем тәкәбберлек турында шуны аңларга тиеш: иң әүвәле бездән чыга торган ният, гамәлләребез дә тәкәбберлектән азат булырга тиеш. Әгәр дә без кемнәндер нәрсәдер сорадык һәм тиешле җавап ала алмадык икән, аны тәкәбберлектә гаепләү дөрес түгел. Аның бу әйберне бирмәскә хакы бар. Мәсәлән, туганнарыннан акча, ярдәм сораучылар булырга мөмкин. Бирмәсә, аның бирмәскә хакы бар. Ул аныкы. Таләп итү дөрес түгел.

Тәкәбберлекнең тагын бер башлангычы – өмет һәм чынбарлык. Без кешедән нидер көтәбез, артык өмет итәбез. Хәзер ул шулай эшләячәк, шулай тиеш, дигән әйбер барлыкка килә. «Без беркемгә дә бернәрсә дә тиеш түгел» дигәнне алга сөргән заманча психологиядән аермалы буларак, динебездә «безгә беркем бернәрсә тиеш түгел». Пәйгамбәребез әйтә: ат өстендә барганда, камчыгыз төшеп китә икән, атыгыздан төшеп, үзегез алыгыз камчыны, ди.

Пәйгамбәрләр тормышын карасак, аларның миссиясе – һәр эшне дөньяда изгелек, яхшылык артсын өчен эшләгәннәр. Бервакытта беркемнән өмет итмәгәннәр, алып килгән әйберләрне дә башкаларга таратканнар. Бездән яхшылык чыгарга тиеш. Башкалардан өмет итмичә, үзебездән торганны дөрес итеп, рәтләп яшәргә тиешбез. Тәкәбберлектән, башкаларны рәнҗетүдән безнең күңелебез пакь булсын! – ди ул.

Райнур хәзрәт Газизов белән «Интертат» сайты өчен Гөлнар Гарифуллина сөйләште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100