Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Райнур Хәсәнов: Якын арада Яңа татар бистәсе зираты картасы сайты эшли башлаячак
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов якын арада Яңа татар бистәсе зираты картасы сайты эшли башлаячагын әйтте. Бу хакта ул Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советының киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.
«Картада каберлекләр күрсәтеләчәк, аларның һәрберсендә кемнең җирләнгәне, әлеге шәхес турында тулы мәгълүмат урнаштырылачак. Шулай ук бу эшне төбәкләрдәге каберлекләр буенча да башкарырга телибез. Башка архитектура объектларын да өстәп чыгарга ниятебез бар», – дип билгеләп үтте ул.
Яңа татар бистәсе зираты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Тимерхан Шәйхетдинов татар яшьләре оешмаларының төбәкләрдәге тарихи-мәдәни мирасны, аеруча иске татар зиратларын саклау һәм өйрәнү буенча алып барган эшчәнлегенә тукталды. Ул бу юнәлештә хәл ителергә тиешле төп проблемаларны һәм киләчәккә планнарны атады.
Тимерхан Шәйхетдинов
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Тимерхан Шәйхетдинов архитектура һәм тарихи мирасны саклауның мөһимлеген билгеләп үтте. «Татар яшьләре оешмалары алдында торган иң төп бурычларның берсе – шәһәр мохитендә һәм архитектурада татар халкының мәдәни мирасын саклауда катнашу. Татарстанда һәм Казанда мәдәни һәйкәлләрне һәм зиратларны саклау эше шактый яхшы оештырылган булса да, чит төбәкләрдә хәлләр бик аяныч. Интернеттагы мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы елларда кайбер чит шәһәрләрдә татар сәүдәгәрләре төзегән һәйкәлләр, зиратлар һәм андагы кабер ташлары юкка чыга бара», – диде ул.
Ул шулай ук варисларның теге яисә бу сәбәпле үлеп китүе һәм тарихи һәйкәлләрне карап торучы булмавын искәртте. «Чит төбәкләрдәге тарихи каберлекләрдә татар халкының күренекле шәхесләре, зыялылары җирләнгән. Әмма аларның нәсел дәвамчылары бу урыннарда яшәмәгәнгә күрә, әлеге каберләр вакыт узган саен караучысыз кала һәм юкка чыга бара. Бу хәлдән чыгу юлы бар: районнар белән берлектә яңа башлангычлар гамәлгә ашыра башладык. Аерым алганда, зиратларны цифрлаштыру, интернет-сервислар төзү һәм медиапроектлар аша кабер ташлары белән таныштыру эшләрен башлап җибәрдек», – диде ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз