Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Райнур Хәсәнов: Хәзер univer.tatar cайтында 7 мең кеше татар телендә курслар үтә
Бүгенге көндә univer.tatar cайтында 7 мең кеше татар телендә өстәмә белем ала. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы пленар утырышында оешма җитәкчесе Райнур Хәсәнов сөйләде.
Ул докладында Бөтендөнья татар яшьләре форумы милли мәгариф һәм белем алу проектлары буенча нәтиҗәле эш алып баруын билгеләп үтте. «Аллаһка шөкер, безнең әле татар телендә гыйлем бирүче, фәнни темаларга чыгыш ясый алучы галимнәребез, остазларыбыз бар. Алар белән бергә татар телендә тарих, мәдәният, әдәбият, IT, бизнес, ораторлык осталыгы, дизайн һәм башка хәзерге көндә актуаль булган темаларга online һәм offline курслар эшлибез. Хәзерге көндә univer.tatar cайтында 7 мең кеше татар телендә курслар үтә, өстәмә белем ала», – диде Райнур Хәсәнов.
Ул ел саен көз көне дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узуын, аның өч көн дәвам итүен искәртте. Былтыр 1 миллионнан артык кеше акциядә катнашканын әйтте. «Россиянең 68 төбәгеннән һәм 30 илдән катнашучылар булды, алар 7 меңнән артык мәйданчыкта диктант язды», – дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.
Ул Татарстан шәһәрләренә, Россия төбәкләренә, чит илләргә «Акыл фабрикасы» проекты белән йөрүләрен әйтте. «Яшьләр белән күрешәбез һәм тәҗрибәбез белән уртаклашабыз, дискуссияләр, төрле проектлар, стратегик сессияләр оештырабыз. Биредә без яшьләрне борчыган мәсьәләләрне күтәрәбез һәм аларны чишү юлларын эзлибез. Узган елны без «Акыл фабрикасы» кысаларында Самара, Әлмәт, Уфа, Екатеринбург һәм Мәскәү шәһәрләрендә биш форум уздырдык», – диде Райнур Хәсәнов.
Ул «Акыл фабрикасы» проекты ярдәмендә «Татарча диктант», «Ачык университет» проектлары барлыкка килгәнен, 2017 елда полилингваль мәктәпләр концепциясе әзерләнгәнен, шулай ук, татар бистәләрен өйрәнү проектлары гамәлгә ашырылганын билгеләп үтте.
Райнур Хәсәнов әлеге проектларны гамәлгә ашыруда ярдәмнәре өчен Яшьләр эшләре министрлыгына рәхмәтен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз