news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Райнур Хәсәнов: Халыкның рухи байлыгы хуҗалары юк – ул бөтен җәмгыятьнеке

Татарстан арбитраж суды, товар билгесе буенча хокуклар бозылу аркасында, Шүрәле сыннарын юк итәргә карар иткән. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов әлеге хәлгә карата фикерен белдерде.

Райнур Хәсәнов: Халыкның рухи байлыгы хуҗалары юк – ул бөтен җәмгыятьнеке
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Казаннан бер оешма татар халык әкиятләре каһарманнарын патентлап, аларны куллану өчен башкалардан үзенә акча түләтергә маташканы билгеле булды. Каһарманнар арасында: Шүрәле, Су анасы, Камыр батыр, Кар кызы. Хокукый шикаятьләрнең берсе Татар дәүләт «Әкият» курчак театрына килгән иде.

Без шундый шикаятьләрне алган театрларны яклап чыгабыз һәм халык байлыгына кул сузган оешманы хурлыйбыз. Искә төшерәбез: «Авторлык һәм янәшәлек хокуклары турында» федераль канунының II бүлеге, 8нче маддәсе буенча, халык иҗаты әсәрләре авторлык хокукы объекты була алмый.

Бу хәл безнең өчен зур борчылу уята. Шүрәле – татар халкының мөһим образы, һәм аңа карата чыгарылган карарны гаделсез һәм урынсыз дип саныйбыз. Халыкның рухи байлыгы хуҗалары юк – ул бөтен җәмгыятьнеке, бөтен буынныкы, – диде ул.

Татар халык әкиятләре геройларын пантентлаштыру мәсьәләсенә карата җәмәгатьчелек фикерен «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина белеште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100