Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Райнур Хәсәнов: Төп максатыбыз – яшьләр белән цифрлы киңлектә татар дөньясын ныгыту
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Райнур Хәсәнов юлламадан соң туган фикерләре белән уртаклашты.
«Халыкның милли үзенчәлеген саклау һәм мәдәни кодын үстерү өчен уртак көч куярга кирәк, шул исәптән цифрлы мохиттә дә», – дигән фикер минем күңелгә бигрәк тә якын яңгырады. Республикабызда бүгенге көндә дә бу юнәлештә актив эш алып барыла. Ел саен яңа, кызыклы проектлар булдырыла. Бу эшне тагын да ныгыту әһәмиятле дип саныйм. Аеруча цифрлы дөньяда, чөнки без көн саен интернет һәм социаль челтәрләр белән эш итәбез. Интернетта телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне күрсәтү бик мөһим», – диде Райнур Хәсәнов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул мәдәниятне заманча форматта тәкъдим итә торган проектлар эшләү әһәмиятен билгеләп узды.
«Татар халкының рухи кыйммәтләрен, гаилә традицияләрен һәм телен саклау – барыбызның уртак җаваплылыгы. Алга таба төп максатыбыз – яшьләр белән бергә тел һәм мәдәниятне заманча форматта тәкъдим итүче проектлар эшләү, цифрлы киңлектә татар дөньясын ныгыту. Яшьләр өчен республикабызда зур мөмкинлекләр булдырыла. Төрле үзәкләр ачыла, программалар эшләп килә, форумнар, чаралар үткәрелә. Шул үзәкләрдә яшьләр үзләрен таба алалар, яңа идеяләр тәкъдим итәләр, һәм республикабыз, милләтебез өчен файдалы эшләр башкаралар», – дип ассызыклады ул.
Райнур Хәсәнов юлламада яңгыраган тагын бер мөһим юнәлешләрнең берсе гаилә кыйммәтләрен саклау булуын искәртте.
«Гаилә кыйммәтләре, буыннар бәйләнешен саклауның әһәмиятен ассызыклады. Мин моны да бик мөһим юнәлеш дип саныйм. Чөнки тел дә, мәдәният тә иң элек гаиләдән башлана, нәкъ гаилә беренчеләрдән булып милли горурлык хисен, милли җанлылыкны һәм тәрбия бирә ала», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз