news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Райнур Хәсәнов: «Татарча диктант»ка Россиянең 68 төбәгеннән һәм 26 чит илдән теркәлделәр

Райнур Хәсәнов: «Татарча диктант»ка Россиянең 68 төбәгеннән һәм 26 чит илдән теркәлделәр
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

14-16 ноябрь көннәрендә дөнья күләмендә X тапкыр «Татарча диктант» акциясе узачак. 14 ноябрьдә диктантны Татарстанда һәм Башкортстанда, 15 ноябрьдә Россия төбәкләрендә, 16 ноябрьдә чит илләрдә яшәүче татарлар яза алачак. Быел диктант уздыру өчен төрле илләрдән 5 меңнән артык мәйданчык теркәлгән. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов сөйләде.

«Бүгенге көндә «Татарча диктант»ка Россиянең 68 төбәгеннән һәм 26 чит ил теркәлделәр. Алар арасында Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗаннан теркәлүчеләр бар. Быел безгә Грузиядә яшәүче милләттәшләребез дә кушылды, Тбилиси шәһәрендә берничә генә кеше булса да җыелышып диктант язачаклар, моңа кадәр Грузиядә диктант язганнары юк иде. Узган елны безгә Мисыр кушылды, быел катнашучылар саны күбрәк. Казахстанның һәр шәһәрендә дә диктант оештырыла», – диде Райнур Хәсәнов.

Ул Румыния, Венгрия, Италия, Испания, Франция, Болгария, Алмания илләре актив катнашуын билгеләп үтте. Казанда диктантны дәүләт оешмаларында, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында язачаклар.

«Төп мәйданчык итеп Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланды, монда диктант сәгать 10да башланачак, 15 сәгатьтә Казан дәүләт энергетика университетында диктант башлана. 13.30да «Татмедиа» бинасына чакырабыз», – диде Райнур Хәсәнов.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

news_right_1
news_right_2
news_bot