news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Райнур Хәсәнов татар телен һәм мәдәниятен заманча формаларга салырга кирәклеген әйтте

Райнур Хәсәнов татар телен һәм мәдәниятен заманча формаларга салырга кирәклеген әйтте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов татар телен һәм мәдәниятен заманча формаларга салу эшчәнлекләренең максаты булып торуын әйтте. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессы үткәрә торган XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында сөйләде.

«Бөтендөнья татар яшьләре форумының максаты – татар яшьләрен берләштерү һәм татар телен, мәдәният яңа, заманча формаларга салу. Шул максатларга ирешү өчен, безнең ел саен дистәләгән проектлар тормышка ашырыла», – дип, ул форумның эшчәнлеге белән таныштырды.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе 2006 елдан бирле оештырыла. Ул үз эченә төрле чараларны кертә: интеллектуаль уеннар, интернет акцияләр, музыкаль бәйгеләр һәм дәүләт телләре турындагы законнарга күзәтүләр. Әлеге акциянең төп вакыйгасы – Г.Тукайның туган көнендә, 26 апрель, уза торган «Мин татарча сөйләшәм» гала-концерты. Быел концерт Казан Кирмәнендә узды һәм 5 сәгать эчендә безне 15 меңнән артык кеше карады», – диде Райнур Хәсәнов.

«Шулай ук безнең ДәртФест, ҖәдидФест кебек фестивальләр дә бар. Алар ел саен 94 меңнән артык кешене җәлеп итә. Шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайн фестивале булып торучы «Печән базарын» да аерым билгеләп үтәсе килә. Әлеге фестиваль төрле мәйданчыклардан тора: дизайн-маркет, дискуссион мәйданчыклар, мода күрсәтү, фотозона, концерт һәм кино зоналары, остаханәләр һәм башкалар. Быел «Печән базары»на 40 мең кеше килде», – дип дәвам итте ул.

Ул 2013 елда, фестивальны башлап җибәргәндә, милли дизайн стилендә эшләүче 13 дизайнер гына булса, хәзерге көндә фестивальда катнашу өчен биш йөзгә якын гариза килүен әйтте.

Тагын бер проектлары буларак ул «Ачык университет»ны билгеләп үтте. «Татар телендә белем бирүче остазларыбыз белән без тарих, әдәбият, ясалма фәһем, дизайн һәм бизнес турында офлайн һәм онлайн курслар эшләдек. Хәзерге вакытта univer.tatar сайтында 7 меңнән артык укучы белем ала», – диде татар яшьләре форумы рәисе.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының тагын бер мөһим проекты – «Татарча диктант». «Ел саен көз көне өч көн дәвамында бөтен дөнья татар телендә диктант яза. Быел ул 8-9 ноябрь көннәрендә узды. Нәтиҗәләр 10 декабрьдән соң билгеле булачак», – дип хәбәр итте Райнур Хәсәнов.

Ул Татарстанның районнарына һәм башка төбәкләргә «Акыл фабрикасы» дигән проектлары белән йөрүләрен дә билгеләде. «Әлеге проект кысаларында без яшьләрне җыябыз, төрле мәйданчыклар оештырабыз, аларны борчыган сораулар турында сөйләшәбез һәм чишү юлларын табабыз», – диде ул.

Райнур Хәсәнов 2025 елның 23-27 апрель көннәрендә шулай ук Бөтендөнья татар яшьләре форумы узуын хәбәр итте, һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны да чарада катнашырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100