Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Райнур Хәсәнов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы эшенең яшьләр өчен әһәмиятен билгеләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Бөтендөнья татар яшьләре форумы» иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 35 еллыгы белән котлады һәм аның яшьләр өчен әһәмиятен билгеләп узды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар телендә иң оператив, ышанычлы һәм сыйфатлы хәбәрләрне бирүче төп мәгълүмат чыганакларының берсе. Татар телендә көн саен яңалыклар җиткерү — үзе үк зур миссия. Халыкка, бигрәк тә яшь буынга, татар теленең заманчалыгын, кулланышта булуын күрсәтү өчен, бу эшнең әһәмияте гаять зур. Шуның өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез!» – диде Райнур Хәсәнов.
Яшьләр вәкилләре буларак, ул форум исеменнән теләген дә җиткерде. «Татар телен пропагандалауда яңа образлар, реаль һәм якын булган кейслар кирәк. Телне яхшы белгән геройларны гына түгел, ә татар телен нульдән өйрәнүчеләрне, аны гаиләләрендә яңадан кертүчеләрне, телне яратып үзләштерүчеләрне, татар телен куллануны гамәлгә куючы кешеләрне дә күбрәк күрсәтү мөһим. Шундый үрнәкләр күбрәк кеше өчен илһам чыганагы булыр иде. Телне өйрәнү, куллану — ул геройлык. Ә геройлар турында һәрвакыт сөйләү кирәк. Яшьләр өчен аеруча андый кейсларны күру мотивация булып тора», – дип саный Райнур Хәсәнов.
«Юбилеегыз белән! Алдагы елларда да татар теленең үсешен, киң таралуын бергәләп тәэмин итик! Форум исеменнән иҗади уңышлар, яңалыклар һәм киң аудитория телибез!» – дигән тәбрикләүләрен җиткерде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз