news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Райнур Хәсәнов: «Печән базары»ның географиясе һәр ел киңәя

Райнур Хәсәнов: «Печән базары»ның географиясе һәр ел киңәя
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Казанның Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле яр буенда «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале уза. Чарада Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе, фестивальне оештыручы Райнур Хәсәнов елдан-ел катнашучылар саны үсүен, фестивальгә төрле шәһәрләр кушылуын әйтте.

«Быел фестивальгә 100 дән артык дизайнерны кабул иттек, алар Россиянең төрле регионнарыннан җыелды. «Печән базары»ның географиясе һәр ел киңәя. Быелгы кунакларыбыз Башкортстаннан, Сочи, Мәскәү, Самара шәһәрләреннән, Чувашстан республикасыннан килде. Елдан-ел безнең турында яңа сатучылар белә, килергә теләк белдерә», – диде ул.

Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Шулай ук ул икенче елга фестивальне тагын да зуррак форматта үткәрүне планлаштырулары турында әйтте.

«Икенче елга тагын да күбрәк дизайнерлар алырга телибез. Мөмкинлекләрне киңәйтергә кирәк. Команда зур, шәп. Эшләргә теләгебез бар. Татарстанда безгә төрле яклап ярдәм итеп торалар», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100