«Җәй, гадәттәгечә, «Печән базары» зур фестиваль рәвешендә узачак. Бу бары тик «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты кысаларында узган дизайн-маркет иде. Киләсе елда ул кабат узармы-юкмы - бу турыда әле әйтү иртәрәк. Чара эксперимент буларак уздырылды.
Катнашучылар саны һәм аларның кызыксынуы көтелгәннән дә зуррак булды. Дизайн-маркетка килгән кешеләрнең күбесе татар теленә, милли дизайнга, традицияләргә зур кызыксыну белдерде. Катнашкан брендлар һәм осталар арасында яхшы коллаборацияләр туды. Алар өчен бу - сату гына түгел, ә үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы да булды. Безгә даими эшли торган мәйданчык кирәк. Кешенең күплеге шуны исбатлый.
Яңа мәйданчыкның мөмкинлекләре зур, әмма кайбер логистика мәсьәләләре дә килеп чыкты: керү юллары, навигация, мәйданчыкларны бүлү мәсьәләләре - боларны киләчәктә камилләштерергә кирәк булачак», - диде ул.
Тукай туган көнендә беренче тапкыр үткәрелгән бу язгы маркетның нәтиҗәләре турында «Интертат» сайты өчен Фирүзә Гыйниятова язды.