news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Райнур Хәсәнов: Мин үзем шәһәрдә туып үскәнлектән, милли чараларның әһәмиятен таныйм

Бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышында оешма рәисе Райнур Хәсәнов 2023 елның декабреннән 2025 елның августына кадәр башкарылган эшләргә хисап тотты.

Ул Бөтендөнья татар яшьләре форумының 21 ел Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүен искәртте. «Безнең максат — татар яшьләрен берләштерү, телебезне, мәдәниятебезне заманча, яңа форматта үстерү һәм яшьләргә генә түгел, ә гомүмән безнең милләтебезгә аны күрсәтү, тәкъдим итү. Бу максатларга ирешер өчен ел саен дистәләгән проектлар булдырыла», – диде.

Иң элек, Райнур Хәсәнов «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә тукталды. Ул 2006 елдан башлап уздырыла. Ел саен 26 апрельдә – Габдулла Тукай туган көнендә «Мин татарча сөйләшәм!» гала-концерты үтә. Райнур Хәсәнов 2024 елда аның Казан Кирмәнендә узып, 15 меңнән артык тамашачыны җыйганын әйтте. «Быел проектка 20 ел тулды – без аны тагын да зуррак масштабта уздырдык. Яңа ачылган Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында чаралар уздырдык, ә театр каршындагы мәйданда 5 сәгатьлек гала-концертка 25 мең тамашачыны җәлеп итә алдык», – диде форум рәисе.

Ул, шулай ук, заманча татар мәдәниятен танытучы JadidFest, ДәртФест һәм «Печән Базары» фестивальләре дә ел саен уздырылуын, аларның, гадәттәгечә, 94 мең катнашучыны җыюын билгеләп узды.

Алга таба Райнур Хәсәнов асылында шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайнын күрсәтү булган «Печән базары» фестивале турында әйтте. Әлеге фестиваль төрле мәйданчыклардан тора: дизайн-маркет, дискуссион мәйданчыклар, мода күрсәтү, фотозона, чәй/ашау зонасы, концерт, кино күрсәтү, балалар өчен аерым зона, күргәзмәләр, мастер-класслар һәм башка зоналар. Узган ел «Печән базары» 24 август көнне 40 меңгә якын кешене бер мәйданга җыйган.

«Күпчелек яшьләр шәһәргә ашкына, мин үзем дә шәһәрдә туып үскәнлектән, мондый чараларның әһәмиятен таныйм һәм минем кебек уйлаучы яшьләр күп икәнен беләм. Әлеге фестиваль татар мохитен тудырган, милли идеяләргә бай бер чара булып тора. Быел 26 апрельдә эксперимент рәвешендә бина эчендә «Язгы Печән базарын» уздырдык, көн дәвамында 25 мең кеше катнашты. Ә инде төп «Печән базары» быел 26–29 августта уза: 12 еллык тарихында беренче тапкыр ул 4 көн дәвам итәчәк. Халык моны сорады, ә без кирәкле ресурслар табып, аны гамәлгә ашырабыз», – дип сөйләде Райнур Хәсәнов.

Форум рәисе «Печән базары» беренче тапкыр 2013 елда оештырылганын һәм ул чакта дизайн-маркетта нибары 13 милли дизайнер катнашканын искәртте. «Бүгенге көндә фестивальгә бер ай кала гаризалар кабул итә башлыйбыз, һәм безгә 500дән күбрәк гариза килә. Аларның бары тик 100 генә сайлап алып, «Печән базары»на чакырабыз. Нәкъ менә «Печән базары» ярдәмендә соңгы 11 ел эчендә яңа милли һәм заманча брендлар барлыкка килде, күпләре бүген инде җитди бизнеска әйләнде. Димәк, «Печән базары» – ул милли мохитне генә түгел, кече һәм урта бизнесны да үстерү проекты булып тора», – дип билгеләп узды Райнур Хәсәнов.

Әлеге проектларны гамәлгә ашыруда ярдәмнәре өчен Мәдәният министрлыгына рәхмәтен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot