news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Райнур Хәсәнов «Мин татарча сөйләшәм» юбилее турында: Дәүләттән күбрәк ярдәм булсын иде

Райнур Хәсәнов «Мин татарча сөйләшәм» юбилее турында: Дәүләттән күбрәк ярдәм булсын иде
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Киләсе елда «Мин татарча сөйләшәм» акциясе 20нче тапкыр узачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов киләсе елда акцияне уздыруга дәүләт күбрәк ярдәм күрсәтсен иде дип мөрәҗәгать итте.

«Киләсе елда акциягә 20 ел була. Шуңа бәйле рәвештә, киләсе елда дәүләт тарафыннан күбрәк ярдәм булсын иде. Без зур итеп үткәрергә ниятлибез, Казан белән генә чикләнмисе иде. Татарстанның башка шәһәрләренә дә чыгып, зур концертлар оештырырга кирәк, дип уйлыйм. Акция дәүләт программасына кергән. 2014 елдан бер сумма каралган, әмма ел саен чыгымнар арта бара. Хәзер анда каралган суммага зур, матур фестиваль эшләү авыр», - дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Ул акцияне үткәрүгә быел өстәмә ярдәм бирелүен ассызыклады. «Без өстәмә ярдәм сорадык. Мәдәният министрлыгына рәхмәт, безгә өстәмә ярдәм күрсәтелде. Дәүләт программасы кысаларында чараны уздыруга ел саен 1 миллион сум бирелә. Быел тагын шул сумма тирәсендә өстәмә ярдәм бирелде», – диде ул.

Музыкаль продюсер Ильяс Гафаров сүзләренчә, Татарстанның башка шәһәрләрендә «Мин татарча сөйләшәм» акциясен үткәрүгә ихтыяҗ бар.

«Безне ел саен Чаллы, Әлмәткә чакыралар. Безнең анда даими рәвештә түгел, ә вакытлыча акцияләр ясап караган бар. Андагы яшьләр Казанда узган кебек зур чара көтә. Ул шәһәрләрдә ярдәм итәргә әзер булган кешеләр дә, яшь артистлар да бар. Акция өч шәһәрдә узса, зур уңыш булачак, географиясе үсәчәк дип ышанам», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100