news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Райнур Хәсәнов: Безнең яшьләрдә рух көчле, алар белемле, максатчан һәм әзерлекле

Райнур Хәсәнов: Безнең яшьләрдә рух көчле, алар белемле, максатчан һәм әзерлекле
Фото: Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында онлайн һәм офлайн форматта Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы утырышы узды. Чарада форум рәисе Райнур Хәсәнов, рәиснең урынбасары Тимерхан Шәйхетдинов, шулай ук «Татар студентлары ассоциациясе» җитәкчесе Мансур Исхаков чыгыш ясады.

Утырышны ачып, Райнур Хәсәнов форумның быелгы эшчәнлеге, төп юнәлешләр, уздырылган проектлар һәм ирешелгән нәтиҗәләр турында хәбәр итте. Моннан тыш, алдагы елга планнар, яңалыклар һәм стратегик бурычлар белән дә уртаклашты.

«Районарда, төбәкләрдә, чит илләрдә яшьләр өчен чаралар һәм проектлар татар оешмалары ярдәме белән тормышка ашырыла. Моның өчен сезгә ихлас рәхмәт белдерәбез. Киләчәк – яшьләр кулында. Яшь буын вәкиле буларак шуны әйтә алам: безнең яшьләрдә милли рух көчле, алар белемле, максатчан һәм әзерлекле. Әйдәгез, алар өчен тагын да киңрәк мөмкинлекләр тудырыйк, ныклы терәк булыйк һәм бергәләп киләчәкне төзик», – диде Райнур Хәсәнов чыгышында.

Аның әйтүенчә, Россия төбәкләрендә һәм шулай ук чит илләрдә татар яшьләре оешмалары бар. «Без алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Оешмалар канаты астында төрле клублар эшли, чаралар уздырыла. Ел саен октябрь-ноябрь айларында Бөтендөнья татар конгрессының еллык планына барлык оешмаларыбызның эшләре керә. Шул эшләрнең бер өлеше күпмедер дәрәҗәдә конгресс ярдәмендә финанслана. Моның өчен Бөтендөнья татар конгрессынына аерым рәхмәтебезне белдерәбез», – диде ул.

Аерым алганда, Райнур Хәсәнов «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе, «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале, Милләт Җыены, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, univer.tatar cайтындагы курслар, «Татарча диктант» акциясе, Ачык университет, Акыл Фабрикасы проектлары турында сөйләп үтте. «Аллаһка шөкер, безгә кадәрге буын булдырган мирасны саклап, алар башлап җибәргән проектларны дәвам итәбез, үстерәбез һәм камилләштерәбез. Төрле өлкәләрдә безнең тагын яңа проектлар булачак дип көтелә», – диде ул.

Форум рәисе урынбасары Тимерхан Шәйхетдинов Советның эшчәнлеге, структурасы, яңартылган кагыйдәләре, идарә механизмнары турында сөйләде. Ул шулай ук Советка яңа көчләр җәлеп итү, эшне системалы итү юнәлешләренә тукталды.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы канаты астында эшләп килүче «Татар студентлары ассоциациясе» җитәкчесе Мансур Исхаков студентлар хәрәкәтендә алып барылган эшләр, активистлар саны, ел дәвамында гамәлгә ашырылган проектлар турында бәян итте. Шулай ук яңа инициативалар, студентларны җәлеп итү алымнары һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Катнашучыларның сорауларына да җавап бирде.

Утырышта Казаннан кала, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән Совет әгъзалары онлайн форматта катнашты. Бу исә Форум эшчәнлегенең ачыклыгын һәм татар яшьләре белән өзлексез элемтәдә булуын күрсәтә.

Ахырда катнашучылар үз тәкъдимнәрен җиткерде. Киләсе ел өчен уртак бурычлар билгеләнде һәм яңа идеяләр буенча фикер алышу булды.

  • Бөтендөнья татар яшьләре форумының Совет әгъзалары быел сайланды. Алар арасында «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррир урынбасары Зилә Мөбәрәкшина да бар.
news_right_1
news_right_2
news_bot