news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Райнур Хәсәнов: Безнең яшьләрдә милли рух көчле, алар белемле, максатчан һәм әзерлекле

Бөтендөнья татар яшьләре форумы бүген ике еллык эшчәнлегенә йомгак ясады. Оешманың эшчәнлеге турында пленар утырышта форум рәисе Райнур Хәсәнов сөйләде. Ул мәгариф һәм мәдәният юнәлешендәге проектларга тукталып үтте.

Ул, шулай ук, чыгышында татар оешмалары вәкилләренә мөрәҗәгать итте. «Районнарда, төбәкләрдә, чит илләрдә яшьләр өчен чаралар һәм проектлар сезнең ярдәм белән тормышка ашырыла. Моның өчен без сезгә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез! Киләчәк – яшьләр кулында. Яшь буын вәкиле буларак шуны әйтә алам: безнең яшьләрдә милли рух көчле, алар белемле, максатчан һәм әзерлекле. Әйдәгез, алар өчен тагын да киңрәк мөмкинлекләр тудырыйк, ныклы терәк булыйк һәм бергәләп киләчәкне төзик!» – дип өндәде Райнур Хәсәнов.

Ул Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар яшьләре оешмалары белән тыгыз элемтәдә торуларын билгеләп үтте. «Оешмалар канаты астында төрле клублар эшләп килә, чаралар уздырыла. Ел саен октябрь-ноябрь айларында Бөтендөнья татар конгрессының еллык планына барлык оешмаларыбызның эшләре керә. Шул эшләрнең бер өлеше күпмедер дәрәҗәдә конгресс ярдәмендә финанслана. Моның өчен Бөтендөнья татар конгрессына аерым рәхмәтебезне белдерәбез», – диде.

Райнур Хәсәнов ике ел элек Бөтендөнья татар яшьләре форумы канаты астында «Нейротатарлар» дигән IT берләшмә барлыкка килгәнен искәртте. «Алар ярдәме белән без Ясалма фәһем сервисларына татар телен кертәбез», – диде.

Райнур Хәсәнов алга таба да төрле өлкәләрдә яңа проектлар гамәлгә ашырылачагын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot