Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Райнур Хәсәнов: «Әдәби фест»ка берничә яраткан китабымны алып киләчәкмен
9-11 октябрьдә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге татар әдәбиятына багышланган «Әдәби фест» фестивален оештыра. Бөтендөнья татар яшьләре форумы – әлеге фестивальнең төп партнеры. Моның хакта тулырак Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов сөйләде, дип хәбәр итә «Интертат».
«Бөтендөнья татар яшьләр форумы әлеге чарада төп партнер, Ильяс Фәрхуллин белән оештыру мәсьәләләрендә бик актив катнашабыз. Безнең форумның яшьләре әлеге көннәрдә тулысынча шушы фестивальгә әзерләнә. Ильяс әйтеп киткәнчә, фестиваль кысаларында төрле зоналар була. Үземнең мәктәп еллары искә төште: инглиз телендә китаплар укый идек һәм 10 көн саен «буккроссинг» форматы уза иде. Һәрбер кеше китапханәгә төшеп, үз китабын, хәтта анда исемен дә язып калдыра торган булды. Аның урынына башка китап ала иде. Миңа бу формат бик кызыклы, үзем оештыручы булсам да, «Әдәби фест»ка берничә яраткан китабымны алып киләчәкмен», – диде ул.
Райнур Хәсәнов сүзләренчә, маркетта 20гә якын катнашучы булачак.
«Әдәби маркетта матур открыткалар, китаплар, киемнәр сатылачак. Китапларның бәяләренә килгәндә, алар, гадәттә, югарырак була. Ялгышмасам, Ләйлә Лерон әйтмешли, бу – миллилек салымы. Сатучылар арасында «Үз телем» грантында җиңүчеләр дә булачак. Фестивальдә әдәбият, мәдәният, сәнгать, тарих темалары белән бәйле «Ачык университет» лекториясе 3 көн дәвам итәчәк, бу программаны Татар китабы йорты мөдире төзеде. Анда күп кенә кызыклы лекторлар катнашачак», – диде ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз