news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Райнур Хәсәнов: 1 мең сәгать аудио җыйгач, татарча сөйләшүче ясалма фәһемне булдырачакбыз

Райнур Хәсәнов: 1 мең сәгать аудио җыйгач, татарча сөйләшүче ясалма фәһемне булдырачакбыз
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов оешманың соңгы елдагы казанышлары һәм алдагы планнары белән таныштырды.

«2016 елда яшьләр инициативасы буларак башланган «Татарча диктант» акциясе бүгенге көндә миллионнарны берләштерүче глобаль хәрәкәткә әверелде. Быел бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чара 26 илдә һәм Россиянең 68 төбәгендә узды. 7 меңнән артык мәйданчыкны һәм онлайн трансляцияләрне үз эченә алган бу проект яшьләрнең телне өйрәнергә һәм сакларга тырышуын күрсәтүче куәтле «агым» булып тора», – дип башлады ул.

Шулай ук март-апрель айларында узган «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең нәтиҗәләре барланды. Быел әлеге проект Россиянең 16 төбәген колачлаган, аның кысаларында мәктәп бәйгеләре, яшьләр өчен интеллектуаль уеннар, акустик концертлар һәм дизайнерлар ярминкәләре оештырылган. Акциянең мөһим өлеше булып дәүләт учреждениеләрендә татар теленең кулланылышын тикшерүче тел мониторингы кала.

Райнур Хәсәнов форумның белем бирү юнәлешенә дә тукталды. «Акыл фабрикасы» – яшьләр өчен белем бирү платформасы, ягъни ике көнлек форум. Аның төп максаты – лидерлар, активистлар һәм фикер ияләре булган яшьләрне тәрбияләү. Әлеге проект белән без Россиянең Самара, Әлмәт, Уфа, Екатеринбург, Мәскәү, Ульяновск, Чиләбе шәһәрләрендә булдык. Һәм быел да без 12 шәһәргә барып, бер-ике көнлек форум уздырырга планлаштырбыз», – диде ул.

Моннан тыш форум командасы май башында Казахстанның Семей шәһәрендә татар яшьләре форумы оештырган. Райнур Хәсәнов белдерүенчә, алга таба форум ел саен Казахстанның төрле шәһәрләрдә үткәреләчәк.

Шулай ук яшьләр форумы җитәкчесе «Нейротатарлар» IT-төркеме ярдәмендә 2 миллиард сүздән торган зур монокорпус җыелуы хакында хәбәр итте. Бу база ChatGPT һәм DeepSeek кебек дөньякүләм тел сервисларына татар телен сыйфатлы итеп кертергә мөмкинлек биргән.

«Хәзерге көндә әлеге сервислар 96 процент дөреслектә җавап бирәләр. Әлеге проектны шулай ук дәвам итәбез. Хәзер инде безнең максат – аудио җыю. 1 мең сәгать аудио җыеп чыккач, без татарча сөйләшә торган ясалма фәһемне булдыра алачакбыз», – дип белдерде Райнур Хәсәнов.

news_right_1
news_right_2
news_bot