Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Раил Садриевның «Дәрвиш» моноспектакле Владимир шәһәрендә халыкара фестивальдә катнаша
Раил Садриевның «Дәрвиш» моноспектакле иртәгә Владимир шәһәрендә узучы «Театр. Территория единения» фестивалендә күрсәтелә. Халыкара фестиваль афишасына Азәрбәйҗан, Беларусь, Израиль, Казахстан театрлары белән бергә, Россия шәһәрләре театрлары арасында Буа дәүләт театры да кертелгән.
Моноспектакль афишасына караганда, ул фестиваль ябылу тантанасы алдыннан күрсәтелә.
- Владимир шәһәрендә «Театр. Территория единения» камера спектакльләре һәм моноспектакльләр халыкара фестивале 14-21 август көннәрендә үтә.
- Спектакль сюжетында XIX-XX гасырлар чигендә яшәгән татар дин белгече, Буа шәһәре имамы Нургали Хәсәновның биографиясенә нигезләнгән маҗаралы тарих ята. Әлеге герой берөзлексез җавап эзли, дөньяда барган үзгәрешләр чорында иманын һәм кыйбласын саклап калу өчен үз-үзе белән һаман көрәшә.
- Спектакльнең режиссеры - Тимур Кулов. Авторы һәм бердәнбер артисты – Татарстанның халык артисты Раил Садриев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз