news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Раил Садриев яшәү белән үлем турында фәлсәфи һәм “попсовый” шигырьләр укыды

"Татар-информ" Раил Садриевның “Сез әле мине белмисез...” дигән шигъри моноспектаклен онлайн трансляцияләде.

Раил Садриев яшәү белән үлем турында фәлсәфи һәм “попсовый” шигырьләр укыды
Расих Фасхутдинов

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа театры директоры һәм алыштыргысыз артисты Раил Садриев татар тамашачысына үзен яңа яктан ачты – Габдулла Тукай исемен йөрткән Татар дәүләт филармониясе сәхнәсеннән ул 36 шигырь һәм поэмадан бер кисәк укыды.

Тамашачыга көлкеле образлар аша гына таныш булган Раил Садриев нәкъ апрель аена туры китереп - Шигърият көне алдыннан “Сез әле мине белмисез...” дигән шигъри моноспектакль белән чыкты.

Раил үзенең имиджын алыштырачагы турында “Татар-информ”га хәбәр иткән иде инде, үзен шигырь аша ачарга Сергей Безруков моноспектакльләре һәм дусты Салават Фәтхетдинов киңәшләре этәргәнен дә әйткән иде.

Бүген тамашачы әлеге киңәшләрнең нәтиҗәсен күрде – Раил милләт, авыл, яшәү һәм үлем турында фәлсәфи һәм “попсовый” шигырьләр укыды. Авторлар Зөлфәт, Әнгам Атнабай, Фәнис Яруллиннардан башланып, Рафис Корбан, Илдус Гыйләҗевлар белән дәвам итеп, Гөлнара Җәлилова, Гөлара Шәриповаларга кадәр. Арада Рәниф Шәриповның Таһир Якупов истәлегенә язылган “Куылган моң” исемле поэмасының икенче кисәге игътибарны җәлеп итте. Әрҗә өстенә гәҗит кәгазеннән ясалган каплар тезелгән, икенче әрҗә өстенә үзе утырган.

“Игенче дә, төзүче дә түгел,
Мин көнбагыш сатып утырам.
Җырлап биеп көлдереп тә йөрмим,
Мине яхшы белә бу урам...

... Шөһрәтен дә, оятын да күрдем,
Мәхәббәтен белдем халыкның.
Мин Илемнең сандугачы идем,
Ләкин, сындым, аудым, ялыктым.
Игенче дә, төзүче дә түгел,
Сандугачы идем Илемнең.
Мәкерле, нык, усал булалмадым,
Бирештем дә беттем, җиңелдем”.

Тамашачы Арча районында яшәп иҗат итүче Гөлара Шәрипованың “олиграхка да, академикка да диагноз куелган” шигырен аеруча яратып кабул итте.

Искәртеп үтәбез, әлеге шигырь социаль челтәрләрдә автор үзе урнаштырган текст форматында да, Раил Садриев башкаруында аудио-визуаль форматта да популярлык казанды.

“Чыты авылына килеп төштек тә завклуб бүлмәсендә чишенәбез. Диварда өч герой фоторәсеме. Уртада – Петр Гаврилов. “Кайсыгыз белә – кем ул Петр Гаврилов”, - дим. Белми “чупа-чупс” буыны. “Петр Гаврилов – бөек татар, дим. – Кинолар куелган... “Брестская крепость” Карагансыздыр...” “Кемне уйнады инде ул анда?” – ди болар. Петр Гаврилов! Ул берүзе ике дивизиягә каршы сугышкан кеше!” – дип патриотизм дәресе дә биреп ала Раил сүз уңаеннан.

Милли горурлык турындагы шигырьләрне, авыл турындагы зур гына блок алыштыра, аннары – яшәү һәм үлем темасы башлана. “Бу тормыштан берәүнең дә исән чыкканы юк әле”, - ди Раил. Аннары “Кешенең бу дөньядан алып китеп булмый торган байлыклар җыюы белән мавыгуы” турындагы “фирменный” фәлсәфи фикерләренә күчә.

Раил яшел, кызыл, кара, сары күлмәкләрен алыштырган арада Динә Закирова скрипкада, игезәкләр Айдар һәм Алмаз Юнысовлар гармунда уйнап-җырлап моноспектакльне бизәделәр.

Шунысы игътибарга лаек, тамашачысы Раилнең яңа образын кабул итсә дә, эстрада сәхнәдәшләре аңлап бетермәделәр. Хәния Фәрхинең сәхнәгә чыгып үзара бәхәс һәм бер әрҗә коньяк турында сүз катуы шуңа дәлил.

Хәер, Раил үзе дә яңа образына ышанып бетми бугай – ул 37 шигырь, бер скрипка һәм ике гармунлы моноспектакльне ике анекдот белән төгәлләп куйды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100