news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Раил Садриев Виктор Сухоруковны Буага китерергә җыена

Җәй көне Буада “Буа: диалог киңлегендә” халыкара фестивале уздырыла.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа татар дәүләт театры базасында уздырылган “Буа: диалог киңлегендә” халыкара фестиваленә Россиянең халык артисты Виктор Сухоруков килергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Буа театры директоры, фестивальнең сәнгать җитәкчесе Раил Садриев хәбәр итте.

“Сухоруков бик популяр актер. Без аның белән бүген генә күрешеп сөйләштек. Безнең театр фестиваленә килүе турында килештек”, - диде Раил Садриев.
Россиянең халык артисты, Виктор Сухоруков – Моссовет театры актеры.

Бүген Буа театрының Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе гастрольләре башлана. Театр Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево һәм Малаховка шәһәрләрендә, Мәскәүнең Россия Армиясе театры сәхнәсендә спектакльләрен күрсәтә.

“Буа: диалог киңлегендә” халыкара фестивале 2019 елның язында Буада уздырылачак. Әлегә аның үткәреләчәк көннәре игълан ителмәгән. 2018 елда фестивальгә Сергей Безруков катнашып, үзенең “Нәни принц” моноспектаклен тәкъдим иткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100