news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Раил Садриев туган авылында «Атау йорты» фестивале һәм Әхмәр укулары оештыра

Авыл бәйрәме 24 – 26 гыйнвар көннәрендә булачак.

Раил Садриев туган авылында «Атау йорты» фестивале һәм Әхмәр укулары оештыра
архив/Рамиль Гали, архив/Абдулл Фархан

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа дәүләт театры директоры Раил Садриев Адав-Толымбай авылында «Атау йорты» фестивале үткәрә. Бу хакта «Татар-информ»га ул үзе хәбәр итте. Авыл бәйрәме 24 – 26 гыйнвар көннәрендә оештырылачак.

Фестиваль ачылган беренче көн чуваш мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, тарихына багышлана. Чабаксардан килгән эстрада артистлары һәм авыл, район үзешчәннәре катнашында концерт әзерләнә. Икенче көндә булачак татар эстрадасының танылган артистлары катнашкан концерт хәйрия чарасы итеп планлаштырыла.

«Икенче көнне – авылыбызның изге кешесе Әхмәр хәзрәт укулары үткәрәбез. Анда күренекле галимнәр бертуган Индус һәм Энгель Таһировлар катнашачак. Кичке хәйрия концертыннан кергән акчалар Әхмәр хәзрәтнең каберен яңартуга, юбилей чараларын, төбәкара дин укуларын үткәрүгә тотылачак», - ди Раил Садриев.

Концертта Буа ягыннан чыгышлы Фирзәр Мортазин, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Раил Садриев үзе, шулай ук, Ләйлә Дәүләтова, Вадим Захаров, Рифат Зарипов һәм башкалар катнашачак.

  • Хәзерге вакытта Адав-Толымбай авылында Татарстан рәссамнар берлегенең плэнеры бара. Ул бу авылда икенче сезон үткәрелә. Авыл бәйрәме көннәрендә Буа яклары төшерелгән рәсемнәр күргәзмәсе ачылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100