news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Раил Садриев: Татар баласы өчен милли герой – татарча сөйләшкән ата-анасы

Раил Садриев - Буа татар дәүләт драма театрының алыштыргысыз лидеры, сәнгать җитәкчесе һәм артисты.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар баласы өчен милли герой үз баласы белән өендә татар телендә сөйләшкән атасы белән анасы дигән фикердә Буа татар дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриев.

«Безнең татар кешесе үзе юьнләп русча белмәсә дә, баласы белән русча сөйләшкән була. Русча сөйләшкәч, баласы зуррак дәрәҗәгә ирешер дип уйлый. Ә бит аның баласы болай да русча сөйләшергә өйрәнәчәк. Шуңа күрә безнең милли герой татарча сөйләшкән ата белән ана булырга тиеш! Бүтән герой юк! – ди Раил Садриев. - Мәрхүм Илфак Шиһаповның Илсөя Бәрдретдинова җырлый торган бер җыры бар иде – “Без бит бөек, диеп күкрәк кага-кага, атлый татар тарих зиратына таба". Менә без шул хәлдә», - дип тәмамлады Раил ялкынлы чыгышын.

Мәгълүмат өчен. Быел Буа татар дәүләт драма театры үзенең 100 еллыгын бәйрәм итә. Театрның дәүләт театры буларак эшли башлавына 10 ел. Раил Садриев - Буа татар дәүләт драма театрының алыштыргысыз лидеры, сәнгать җитәкчесе һәм артисты. “Татар-информ” журналистлары Буа театрында коллективның көндәлек тормышы белән танышты. Бу хакта тулырак язма – “Интертат” электрон газетасына урнаштырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100