news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Раил Садриев “Сез әле мине белмисез...” моноспектаклен тәкъдим итте

Казан тамашачысы шигъри моноспектакльне татар сәхнәсендә өч дистә ел куелмаган дип бәяләде.

Раил Садриев “Сез әле мине белмисез...” моноспектаклен тәкъдим итте
Рамиль Гали

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Татарстанның атказанган артисты, Буа татар дәүләт сатира һәм юмор театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев “Сез әле мине белмисез...” дип аталган моноспектаклен тәкъдим итте. Чарада “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә катнашты.

Тамашачы күңелендә көлкеле образлар тудыруы белән, юмор остасы буларак урын алган Буа татар дәүләт сатира һәм юмор театры директоры һәм артисты Раил Садриев Казан тамашачысына бөтенләй башка яктан ачылды. ТР Милли китапханәсенең Зур уку залында ул сәгать ярым буена Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин һәм башка татар шагыйрьләренең милләт язмышы, авыл, үлем, мәхәббәт турындагы фәлсәфи шигырьләрен укыды. Чара артистның тормышыннан булган вакыйгалар һәм монологлар белән үрелеп барды.

Раил Садриев кичә барышында күптән түгел вафат булган күренекле татар шәхесләрен дә искә төшерде: “Сәхнә ни өчен биек? Чөнки анда бөтен кеше дә менә алмый. Сәхнәгә талантлы шәхесләр, сәхнәдә булырлык кешеләр генә менә. Әгәр дә ничә еллар дәверендә Хәния Фәрхи шушы сәхнәне, биш меңлек залларны тотып тора алган икән, димәк, анда, тамашачыны җәлеп итә торган, ниндидер эчке энергия булган. Аннан соң, узган елның 30 маенда Илфак Шиһапов арабыздан китте. Яшәргә дә яшәргә иде әле аңа! Ә быелны 19 мартта Илдус Гыйләҗев вафат булды. Совхоз рәисе, җир кешесе! Аның шигырьләрен укып таң кала идек”, – дип искә алды хатирәләрен Раил Садриев.

Актер, режиссер һәм сәхнә остасы белән аралашу Казан тамашачысына кызыклы булды. “Мондый шигъри моноспектакльләрнең татар сәхнәсендә өч дистә ел булганы юк иде”, дип бәяләде алар. Чарада тамашачылар арасында артистның туганнары, дуслары да бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100