Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Раил Садриев Санкт-Петербург яшь тамашачы театрында «Дәрвиш» моноспектаклен тәкъдим итә
28 майда 18.00 сәгатьтә Татарстанның халык артисты Раил Садриев А.А.Брянцев исемендәге Санкт-Петербург яшь тамашачы театрының яңа сәхнәсендә «Дәрвиш» моноспектаклен тәкъдим итәчәк. Бу хакта Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы яза.
Спектакльнең нигезен XIX йөз ахыры –XX йөз башында яшәгән һәм Буа шәһәрендә имам булып эшләгән татар дин белгече Нургали Хәсәновның тәрҗемәи хәле тәшкил итә. Әмма бу буйсынуны белми торган герой тарихы түгел. Бу – үзгәрешләр дәверендә иманын һәм тынычлыкны саклап калырга омтылып җаваплар эзләүче, икеләнүче, үз-үзе белән көрәшүче кеше тарихы.
Спектакльнең авторы – Татарстанның халык артисты Раил Садриев. Режиссеры – Тимур Кулов.
«Минем өчен әлеге спектакльнең жанры – тамашачы белән сөйләшү. Раил Садриев XIX йөз ахыры –XX йөз башында яшәгән ниндидер мифик Нургали Хәсәновны уйнамый. Ул аның һәм бер үк вакытта үзе үткән юл хакында сөйли! Әлеге спектакль – безнең юлның әһәмияте турында! Безнең юл! Бары тик ул гына мөһим. Ә инде кайда тууың һәм вафат булуың – анысы инде бездән генә тормый, килешәсездер?!» - ди Тимур Кулов спектакль турында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз