news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Раил Садриев Казан тамашачысын «Дәрвиш» моноспектакленә чакыра

Раил Садриев Казан тамашачысын «Дәрвиш» моноспектакленә чакыра
Буа театрының матбугат үзәге

Буа дәүләт театры Казан тамашачысын «Дәрвиш» моноспектакленә чакыра. Моноспектакль 14,15,16 гыйнвар Камал театрының кече сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

«Спектакльне Татарстанның халык артисты Раил Садриев тәкъдим итә. Ул аның авторы да, бердәнбер актеры да», дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Спектакль сюжетында XIX-XX гасырлар чигендә яшәгән татар дин белгече, Буа шәһәре имамы Нургали Хәсәновның биографиясенә нигезләнгән маҗаралы тарих ята. Әлеге герой берөзлексез җавап эзли, дөньяда барган үзгәрешләр чорында иманын һәм кыйбласын саклап калу өчен үз-үзе белән һаман көрәшә.

Спектакльнең режиссеры - Тимур Кулов.

news_right_1
news_right_2
news_bot