news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Раил Садриев “Идел-Урал” театр фестивале кунакларына Карлы метеориты кратерын күрсәтәчәк

Диаметры 10 км.лы Карлы метеориты Буа шәһәре янына биш-ун миллион ел элек төшкән булган.

Раил Садриев “Идел-Урал” театр фестивале кунакларына Карлы метеориты кратерын күрсәтәчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа татар дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев “Идел-Урал” халыкара театр фестивале кунакларын биш-ун миллион еллар чамасы элек җиргә төшкән, дөньядагы иң эреләрдән берсе булып саналган Карлы метеориты кратерын күрсәтеп гаҗәпләндермәкче була. Бу хакта ул бүген Буа татар дәүләт драма театрының Камал театры сәхнәсендә узачак өч көнлек гастрольләре алдыннан булган матбугат конференциясендә әйтте.

Инде хәбәр ителгәнчә, 12-22 март көннәрендә Буада "Идел-Урал" халыкара театр фестивале узачак. Фестиваль программасы инде төзелгән.

Википедия мәгълүматларына караганда, диаметры 10 км.лы Карлы (Карлинский) метеориты Буа шәһәренең көнчыгыш ягына, Чувашия чигенә төшкән булган. Зөя елгасының сул як кушылдыгы булган Карлы елгасы хөрмәтенә карлы метеориты дип атала. Әлеге метеорит кратеры турындагы мәгълүмат метеоритлар турында мәгълүмат сакланган халыкара каталогларда да бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100