news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Раил Садриев: Буа театры бинасы ишелә башлады

«Яңа бинаны кайчан төзерләр — белмибез, өметләнәбез генә», — ди театр җитәкчесе.

Раил Садриев: Буа театры бинасы ишелә башлады
Рамил Гали/архив

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Буа дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе-директоры, Татарстанның халык артисты Раил Садриев театрның бинасы ишелә башлавы турында әйтте.

«Хәзер театрга ремонт ясыйбыз, бер тик тормыйча эшлим. 2007 елда тиз-тиз төзелгән бина ишелә башлады. Ә яңасын кайчан төзерләр — белмибез, өметләнәбез генә. Ә бит бүген яшәргә кирәк. Барысын да үз көчебез белән ясыйбыз. Яңа бинага проект эшлиләр», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Җитәкче сүзләренчә, федераль проект буенча яңа бина 2025 елда ачылырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot