Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Раил Садриев Буа театрның үсеш концепциясе турында сөйләде
Буа театры Казанда «Иран конференциясе» спектакль-манифестын күрсәтте.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа театрының директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриев «Иран конференциясе» спектакле кысаларында театрның киләчәгенә кагылышлы программа чыгышын ясады. Спектакль Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәге сәхнәсендә күрсәтелде.
«Иран конференциясе» спектакле Иван Вырыпаев пьесасы мотивлары буенча куелган. Режиссер — Егор Чернышов. Спектакль рус телендә бара. Раил Садриев рус телендә куелуын мондый фәлсәфи текстны тәрҗемә иткәндә югалтулар булуыннан куркуын әйтте.
«Иран конференциясе» спектакленең жанры спектакль-манифест дип белгеләнгән. Ул Европа белгечләренең мөселман иленә карашын күрсәтә. Әмма үз чыгышы чираты җиткәч программкадагы роле экс-дирижер дип билгеләнгән Раил Садриев үзенең Паскуаль Андерсен түгел, ә Раил булуын әйтеп, 25 минутлык шәхси чыгышын ясады.
Раил Садриев спектакль темасы буенча дингә кагылышлы карашларын әйтте, театрның киләчәген күзаллады, аңа дөньякүләм танылу юрады. Сүз уңаеннан, пьесага кертелгән үзгәрешләрнең Иван Вырыпаев белән килешенгән булуын да искәртеп узды. Спектакльдән соң «Татар-информ» хәбәрчесенә ул әсәргә тәрҗемә ясалу мөмкинлеген дә әйтте.
«Спектакльдәге һәр чыгышны тыңлаган саен, татарча булса, акцентлар башкача булыр иде дип уйлап утырдым. Темалар да икенче төрле яңгырар кебек тоелды. Бу спектакль русча да барсын, татарча да булсын иде. Алар икесе ике спектакль булачак. Татарча сөйләгәндә татарлыгыбыздан чыгып сөйләрләр иде. Ә бу спектакльне баетыр иде», — диде сәнгать белгече Роза Солтанова.
Тамашачы Буа театры спектаклен карарга «Пирамида» залын тутырып килгән иде. Залда артистлар, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, сәнгать белгечләре бар иде.
Галерея: Премьерный показ спектакля-манифеста "Иранская конференция"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз