news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Раил Садриев "Буа фишкасы"ның серен ачты

12-23 март көннәрендә Буа дәүләт театры базасында "Идел-Буа-Урал" бөтенроссия театр фестивале үтә.

Раил Садриев "Буа фишкасы"ның серен ачты
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа татар дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе – “Идел-Буа-Урал” театраль фестивале директоры Раил Садриев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына 12-23 март көннәрендә фестивальгә килүче кунаклар өчен Буаның нәрсә белән кызыклы булу серен ачты – 300гә якын фестиваль кунагын Буада тәмле татар ризыклары белән сыйлаячаклар һәм... Карлы метеориты турында сөйләячәкләр.

Раил Садриев декабрь аенда Бөтенроссия тетар фестивале үткәрелүе турында игълан иткәндә, Буаның “фишкасы” миллионнарча еллар элек Буа җиренә төшкән Карлы метеориты булачагы турында сөйләгән иде. Әмма ул метеорит җир астында, ә урынында кар баскан ялан кыр.

“Буада фестиваль булгач, аның “фишкасы” булырга тиеш. Кунакларга нәрсә күрсәтәбез? Буалар үзләре дә белеп бетермәгән, мәгълүмат интернетта һәм дөнья каталогларында гына булган шундый бер әйбер бар – Карлы метеориты кратеры, – дип җанланып сөйләде Раил Садриев “Татар-информ”га биргән интервьюда. – Метеоритның эпицентры Буа җиренә туры килә. Ул 25 метрлы катлам, чама белән 10 чакрым диаметрда. Анда хәзер басу, бернинди логистика, инфраструктура юк. Ә бит бөтен нәрсәне кеше эшли – күз курка, кул батыр. Башлап җибәрергә кирәк! Бораулап карарга! Радиация фоннарын тикшерергә кирәк. Бәлки, казып төшкәч, дәвалау сыйфатына ия булган әйберләр табарбыз, бәлки, файдалы катлам чыгар. Бар бит анда ул метеорит! Ул бит Россиядә иң зурысы! Бу бит Буада туристик маршрутны җанландырып җибәрер иде”.

Ә быелга бу "фишканы" файдаланып булмауны Раил Садриев бик гади аңлатты. “Быел мин ничек сезгә сөйләп утырам – кунакларга да шулай сөйләрбез. Быел без битне ертып булса да, ашатабыз, эчертәбез, кунак итәбез. Без – татарлар, бу – Татарстан, без планетада иң алда дип күрсәтәбез, – диде Раил Садриев. – Без гади, әмма саллы бүләкләр әзерләдек, фестивальләрдә аның кадәр бүләкләр бирмиләрдер дә, без бирәбез", – дип тә өстәде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100