news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Раил Садриев: Балаларны театрга китереп, милләтне тәрбияләп була

«Буа: диалог киңлегендә» халыкара театр фестивале программасында 5 - курчак спектакле һәм 2 балалар спектакле бар.

Раил Садриев: Балаларны театрга китереп, милләтне тәрбияләп була
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Театр үз тамашачысын үзе тәрбияләргә тиеш, дип саный Раил Садриев. Шуңа күрә «Буа: диалог киңлегендә» халыкара театр фестивале программасында курчак театры блогы шактый зур урын алып тора. “Безнең кичке спектакльләр курчак театрлары белән үрелеп бара. Бу инде киләчәкне уйлап эш итү дигән сүз. “Сегодня - дети, завтра - народ”, дигәндәй. Бу балалар киләчәктә театрга гаиләләре белән киләчәкләр, дип уйлыйм инде мин”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Минем өчен гади закон бар. Мин, туксанынчы елларны үткән кеше буларак, җинаятьчеләр мәхәббәт җитмәүдән килеп чыга, дип саныйм. Театр аша үткән бала җинаятьче булырга тиеш түгел. Яһүдләрнең: “Кулына скрипка алган кеше җинаятьче була алмый”, дигән матур әйтеме бар. Без дә милләтебезне шулай тәрбияләргә тиеш”, - ди Раил Садриев.

Буа театры директоры кавем театрда милләткә әйләнә, дип ассызыклый. “Театр – ул җәмгыятьнең пульсы. Театр исән булса - җәмгыять яши. Театр ул -    җәмгыятьнең көзгесе дә, чүкече дә”, - ди ул.

  • 15 майдан 24енә кадәр Буа шәһәрендә «Буа: диалог киңлегендә» фестивале бара. Ул Буа дәүләт театры инициативасы белән оештырылды. Фестивальдә 22 театр коллективы катнаша. Программада - “Әкият” татар дәүләт курчак театры, Чаллы курчак театры, Чуваш, Казахстанның Актүбә курчак театры һәм Буа театрының курчак спектакле. Халыкара статусны Швейцариядән, Казахстаннан һәм Азәрбәйҗаннан килгән театрлар билгели. Спектакльләр Буада, Кайбычта, Апаста һәм Тәтештә күрсәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100