news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Раил Нургалиев Әстерхан өлкәсендәге Бөтенроссия Сабан туеның абсолют батыры булды

Раил Нургалиев Әстерхан өлкәсендәге Бөтенроссия Сабан туеның абсолют батыры булды

Әстерхан өлкәсенең Три Протока - Җәмәле авылында уза торган XIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры Раил Нургалиев булды.

Баш батыр өчен 100 килограммнан югарырак авырлык үлчәвендәгеләр генә көрәште. 100 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендәгеләр – Булат Мусин, Эльдар Хәмитов көрәшкә кермәде.

Раил Нургалиев финалда Муса Галләмов белән көрәшеп, аны отты һәм баш батыр булды.

Баш батырга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләге – «Лада Гранта» автомобиле бүләк ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot