news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Раил Гатауллинның Әдәби марафонына 30 мең кеше кушылырга мөмкин

BELEM.RU татар мәгарифе порталы җитәкчесе Раил Гатауллинның Әдәби марафонына дүрт көн эчендә кырык кеше кушылган.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). BELEM.RU татар мәгарифе порталы җитәкчесе, шагыйрь һәм программист Раил Гатауллинның Әдәби марафонына дүрт көн эчендә кырык кеше кушылган, әлеге хештег белән 132 язма урын алган. Барлык катнашучыларның яртысы – укытучылар.

“Әдәби марафон” 10 сентябрьдә башланып китте. Катнашучылар теләсә кайсы татар китабын укып, әлеге әсәрләрдән өземтәләрне социаль челтәрдәге битләрендә #әдәбимарафон хэштегы белән уртаклашырга тиешләр. Әдәби марафон 21 көн дәвам итәчәк һәм аңа 1 октябрьдә нәтиҗә ясалачак”, - дип аңлатты Раил Гатауллин марафонның асылын.

Марафонның 21 көн дәвам итүен Раил 21 көн кабатланган эшнең гадәткә әверелү мөмкинлеге белән аңлата.

“Әлеге марафонның максаты - яхшы гадәт - татар китаплары уку гадәтен формалаштыру. Һәм, әлбәттә инде, үз язучыларыбызның әсәрләреннән өземтәләрне халыкка тарату, татар әдәбиятына игътибарны җәлеп итү, күренекле татар язучыларын һәм аларның әсәрләрен халыкка таныту”, - ди Раил.

Марафонда катнашучыларга китаплар буенча чикләүләр куелмаган. Хештегтагы язмаларга карап фикер йөрткәндә, Гаяз Исхакый, Аяз Гыйләҗев кебек классик язучылардан башлап, Зөлфия һәм Җәвит Шакировка багышланган китапка кадәр укучы бар.

                                             Раил Гатауллинның 12 сентябрьдәге  "өстәл китабы".

 Раил Гатауллин
12 сен 7:33

 "Рух - милләтнең фидаи җаны, максатлы омтылышы, үзеннән югарырак сикерә алу мөмкинлеге.
Рухи кодрәт ул - бөгелгәндә дә бөгелмәү, егылганда да егылмау, чигенгәндә дә чигенмичә яшәү тантанасы.
Үз милләтеннән ваз кичеп, бүтән тамырга ялганган нәсел язмышын күзалла.
Беренче буында тел бетә. Моң, хәтер кала.
Икенче буында моң бетә. Хәтер кала.
Өченче буында инде хәтер дә бетә.
Тамчылап-тамчылап саега тел дәрьясы.
Өзелеп-өзелеп югала моң тылсымы.
Ялкыннарда бии-бии сүнә хәтер.
Берәмләп-берәмләп ава халык урманы.
Тел, Моң, Хәтер - рухның таяныч нигезе."
#әдәбимарафон Марсель Галиев. Рух. 45 нче бит

Раил Гатауллин үзенең 30 мең кешелек аудиториясе булуын билгеләп үтте һәм Әдәби марафонның киң колач алачагына ышаныч белдерде.

21 көн тәмамланыр алдыннан #әдәбимарафон тегы буенча барлык язмаларга анализ ясалачак һәм татар әдәбиятын популярлаштыруда аеруча актив булучылар Казанга чакырылып, Татнетны үстерү фонды һәм шәхсән Раил Гатауллин тарафыннан бүләкләнәчәк.

Искәртеп узабыз, Әдәби марафонга кадәр Раил Гатауллин #сәламәтиртә марафоны уздырган иде. Көн саен иртән йөгереп, марафон азагына барып җитә алучыларны ул Казан буйлап лимузинда йөрткән, ресторанга чакырган һәм футболкалар бүләк иткән.

Раил Гатауллин - танылган татар программисты, BELEM.RU татар мәгарифе порталын оештыручы, "Татар иле" проектының идея авторы буларак билгеле. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100