news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Раил Гатауллин Язучылар берлеге рәисе урынбасары итеп билгеләнде

Раил Гатауллин – "Белем.ру" порталы җитәкчесе, программист, шигырьләр яза.

Раил Гатауллин Язучылар берлеге рәисе урынбасары итеп билгеләнде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 23 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Белем.ру» порталы җитәкчесе Раил Гатауллин Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары итеп билгеләнде. Мәгълүматны Раил Гатауллин раслады.

«Мине Татарстан язучылар берлеге рәисенең гомуми эшләр буенча урынбасары итеп чакырдылар. Мөгаен әдәби проектлар белән эшләвемә игътибар ителгәндер. Кичә беренче әдәби чарабызны да уздырдык. Ул - Татарстан китап нәшрияты белән берлектә эшләнә торган «Әдәби марафон» проекты. Хәзер ул Татарстан Язучылар берлегендә уза. Кичә анда катнашкан 127 баланы бүләкләдек», - диде Раил Гатауллин.

Раил Гатауллин алга таба да кызыклы проектлар булачагын вәгъдә итә. Алда торган иң зур чара – Татарстан Язучылар берлегенең 85 еллык юбилее икәнен искәртеп узды.

  • Татарстан Язучылар берлеген драматург Данил Салихов җитәкли. Рәиснең беренче урынбасары – шагыйрь Рәмис Аймәт.
  • Раил Гатауллин – Кукмара районы егете, «Белем.ру» порталы җитәкчесе, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкарма директоры, программист, шигырьләр яза. Популяр социаль челтәрләрне татар теленә тәрҗемә итүчеләр төркеменең актив әгъзасы, күп кенә интернет-проектлар авторы.

news_right_1
news_right_2
news_bot