Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Раифада узган «Боз һәм ут» фестивале ярты миллионнан артык кешене җыйды
Раифада узган «Боз һәм ут» боз һәм кар фигуралары фестивале тәмамланды. Быел чара дүртенче тапкыр узды һәм 500 меңнән артык кешене җыйды.
Фестивальнең рәссамнарын һәм скульпторларын тантаналы шартларда Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, архимандрит Гавриил һәм чакырылган кунаклар бүләкләде.
Фото: © Эльза Кузнецова, «Татар-информ»
«Бу бик күркәм традиция. Ул архимандрит Гавриил, безнең район, Яшел Үзән иҗат берләшмәләре инициативасы белән булдырылды һәм Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренең матур бизәге булды», – дип ассызыклады муниципалитет башлыгы.
Фестивальдәге һәр скульптура православие традицияләренә һәм гаилә кыйммәтләренә багышланган. Боз шәһәрчеге үзәгендә җиде метрлы Изге Ана иконасы, башларын игән фәрештәләр һәм биш метрлы кар фәрештәсе урнаштырылган.
Фото: © Эльза Кузнецова, «Татар-информ»
Моннан тыш, кунакларны Россия, Татарстан һәм башка дустанә илләр һәм республикалар флаглары белән бизәлгән 20 метрлы «Халыклар бердәмлеге поезды» каршы алды.
Фестивальне үткәрү чорында, 1-10 гыйнварда, Раифа монастыренә ярты миллионнан артык турист килгән. Кунакларга уңайлы булсын өчен, фестиваль вакытында өстәмә парковка оештырылган, автобуслар йөргән, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре дежур торган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз