news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Раифа Богородица ирләр монастыре наместнигы: Чиркәү Ватанны яклауга фатиха бирә

Раифа Богородица ирләр монастыре наместнигы игумен Гавриил Рожнов «ВСЕ СВОИ» телемарафонында чыгыш ясап, сугышка карата чиркәү позициясен аңлатты.

«Чиркәү позициясе төрле чыганкалардан күренә. Сугыш – ул фаҗига, явызлык. Бу очракта чиркәү Ватанны саклауга фатиха бирә. Православие чиркәве Ватанны якларга, якыннарын якларга чакыра. Изге язмаларда кеше тормышыннан да кыйммәтлерәк әйберләр булуын күреп була. Бу – Аллаһны ярату, якыныңны ярату. Мәхәббәт хакына кеше гадел көрәш юлына баса ала», – дип белдерде ул.

Раифа Богородица ирләр монастыре наместнигы сүзләренчә, сугыш яңа тәртип өчен бара. Каршылыкның төп нигезе – кеше кыйммәтләре һәм аның дөньяга карашы. Көнбатыш үзенең идеологиясе белән төп рухи кыйммәтләргә каршы булуын күрсәтә. Бу – гаиләне җимерү, гендер бозыклык.

«Фронтта булган һәрбер кеше өчен чиркәүдә дога кылына. Теләгән һәркем онлайн рәвештә үзенең якынының исемен язып җибәрә ала. Руханилар еш кына ярдәм итәргә дип махсус хәрби операциядәге хәрбиләребез янына барып кайта. Кешеләргә рухи ярдәм кирәк. Кеше үлем белән яшәү арасында калып, яшәеш турында уйлана башлый. Хәзер чиркәүгә хәрбиләрнең хатыннары, әниләре, апа-сеңелләре, шулай ук фронтка китәргә дип җыенганнар да килә. Безнең өчен гомерләрен кызганмаган кешеләргә теләктәшлек белдереп, без дә булдыра алганча ярдәм итәргә тырышабыз», – диде ул.

«ВСЕ СВОИ» телемарафоны трансляциясе ТНВ телеканалында, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио»да, «Ди-ФМ» радиосында бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100