news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Раифа ART-фестиваленә Россиянең төрле шәһәрләреннән рәссамнар җыела

Әлеге чара христиан һәм ислам мәдәниятләренең уртак өлкәләрен барлау өчен оештырыла.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). «Мәдәниятләр аралашуы» белем бирү, сәнгать программасы кысаларында 8-20 гыйнварда Раифа Богородица ирләр монастыре территориясендә Раифа ART-фестивале узачак. Анда арт-объектлар, рәсемнәр, боз скульптуралары ясау максатыннан Россиянең төрле шәһәрләреннән рәссамнар җыелачак. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сәнгать лабораториясенең төп бурычы — христиан һәм ислам мәдәниятләренең үзара кисешү өлкәләрен пластик һәм визуаль формаларда гәүдәләндерү.

Йомгаклау экспозициясе 19 гыйнварда Раифа күленең табигый ландшафтында тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100