Матбугат өлкәсендә күптән хезмәт куйсам да, бераз сузып йөргәнмен, Журналистлар берлеге сафларына узган ел гына кушылдым. Таныклык алганда берлектә матбугатыбыз тарихын туплап, саклап торуларына сокландым, бай архив тупланган, төрле чаралар уза.
Хәзер тормыш тиз үзгәрә, бу берлекнең көндәлек эшләрдә дә активрак булуын таләп итә. Әйтик, редакцияләрнең икътисади хәле җиңел түгел. Бу юнәлештә грантлар, төрле проектларда катнашу, салымнар турында очрашулар файдалы булыр иде.
Законнар да үзгәреп тора, редакцияләрне судка биргән очраклар да була, берлек белән даими хезмәттәшлек итүче хокук белгече, юрист җитми (эше редакция өчен түләүле булсын, ләкин матбугатка кагылышлы очракларны аңласын).
Журналистлар өчен актуаль темаларга түгәрәк өстәлләр, белемне арттыру курслары оештыру да кызык, файдалы. Аларны онлайн-форматта да үткәреп була. Татарстанда матбугат чаралары күп, башка төбәкләрдә нәшер ителүче татар газеталары да шактый.
Журналистлар өчен «Бәллүр каләм» конкурсы бар, ләкин матбугат чаралары саны белән чагыштырсак, анда номинацияләр бик аз, алар артсын, башка бәйгеләр, конкурслар, бәйрәмнәр, төрле оешмалар белән берлектә ачык грантлар конкурслары да оештырылсын иде. Журналистлар берлеген киңәшче һәм яклаучы итеп күрәсе килә. Үзебез дә Берлекнең яхшы башлангычларын хупларга һәм ярдәм итәргә әзер, ди ул.
Журналистлар берлеге эшчәнлегенә карата тәкъдим һәм фикерләрне «Интертат» сайты өчен Ләйсән Рәхмәтуллина язды.