news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Раиф Усманов: Узган елда «Ирек мәйданы» газетасы 3 мең укучысын югалтты

Раиф Усманов: Узган елда «Ирек мәйданы» газетасы 3 мең укучысын югалтты
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

2027 елдан почта аша матбугат таратуга федераль ташламаларның тулысынча бетерелүе көтелгәндә, шәхси татар басмалары да җитди кыенлыклар белән очраша. «Ирек мәйданы» газетасы мөхәррире Раиф Усманов әйтүенчә, редакция ташлама алучы басмалар исемлегеннән 2026 ел башыннан ук төшеп калган.

«Язылу бәясе кисәк артмасын дип, газетаның күләмен бераз киметергә мәҗбүр булдык, шулай да төп сәхифәләрне, темаларны саклап кала алдык. Редакциябез бай эчтәлекле язмалар булсын дип, бик тырышып эшли. Укучыларыбыз да шалтыратып киңәшләрен биреп торалар. Хәзер атналык газеталарыбызның тиражы 26,4 мең тирәсе, узган бер елда өч мең тирәсе укучыбызны югалттык», - диде ул.

Раиф Усманов билгеләп үткәнчә, почта тарифлары үссә дә, матбугатны таратудагы проблемалар кимеми. Моңа мисал итеп ул Мөслим районының Шуганка авылында яшәүче даими укучысының мөрәҗәгатен китерде.

«Ирек мәйданы» газетасын 2011 елдан бирле алдыра идем. Әмма бу яртыеллыкта авылдагы почта бүлеге ябылу сәбәпле, яраткан газетамнан аерылырга мәҗбүр булдым. Рәхәтләнеп язылыр идем, ләкин аны барып алу мөмкинлеге юк», - дигән укучы.

Мөхәррир фикеренчә, язылу бәясе арту тиражның тагын да кимүенә китерәчәк, шуңа күрә бу мәсьәләне дәүләт ярдәменнән башка хәл итеп булмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot