news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Раиф Усманов Урал һәм Себер төбәкләре өчен аерым татар газетасы чыгара башлаячак

1 июльдән чыга башлаячак “Манзара” газетасы Екатеринбургта басылачак.

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 1 июльдән Урал һәм Себер төбәкләре өчен аерым татар газетасы чыга башлаячак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Ирек мәйданы” газетасы баш мөхәррире Раиф Усманов хәбәр итте.

“Манзара” газетасы Урал һәм Себер төбәкләре өчен таралачак. Екатеринбургта басылып, Свердловск өлкәсе, Курган, Пермь, Оренбург, Төмән, Чиләбе өлкәләре өчен дип чамалыйбыз. Оренбург, Төмән, Пермь өлкәсенең Барда районында өч гәҗит чыга. Ә Свердловск өлкәсенең үзенең татар гәҗите юк дип беләм. Чиләбе өлкәсенең дә район гәҗите бар, өлкәнеке юк. Ничек булып чыгар, күз курка, кул эшли”, - ди мөхәррир.

Раиф Усманов редакция коллективының чит өлкәләрдә газета чыгару юнәлешенә йөз тотуларын билгеләп узды.

“Манзара-Башкортстан” 24 битлек булып чыга, 1 октябрьдән, 8 биткә арттырып, 32 битле итәргә исәбебез бар. Бу 8 битне гел Башкортстан яңалыкларына, андагы татар авыллары тормышына багышларга телибез. Без Татарстан яңалыклары турында гына хәбәрләр бирсәк, ул аларга кызык булмаска мөмкин. Аларга үзләренең яңалыклары, илдәге вакыйгалар, татар дөньясы турында мәгълүматлар кирәк. Эчтәлек турында уйлау мөһим. Мин сөйләгән әйберләр яңалык түгел, билгеле. “Комсомольская правда в Татарстане” дип эшләгән кебек, без дә шул юлдан барабыз. Ләкин кыенлык шунда: безнең аудитория чикләнгән. Безгә бит татар телендә укучы аудитория генә кирәк, шуңа безгә кисәк кенә тираж җыеп китү кыенрак, дип искәртә әңгәмәдәш.

Баш мөхәррир “Ирек мәйданы”ның Татарстанда 38 мең тираж белән таралуын, шул ук вакытта күрше өлкәләрдә актив эшләү нияте булуын белдерде. Киров өлкәсе, Мари Эл, Ульяновск өлкәләрендә газетаны 4 меңгә якын кеше яздырып алуын әйтте. Татарстанда газетаның “Манзара”, “Башкортстанда “Манзара-Башкортстан”, Татарстанда “Ирек мәйданы”, башка җирдә исә, “Ирек мәйданы-Җомга көн кич белән” дип таратылуын искәртте.

“Ирек мәйданы” газетасы мөхәррире газета чыгаручыларга үзеннән киңәш тә бирде.

"Без дәүләттән заказ җыя алмыйбыз, шуңа газеталарны азрак яшәтү дигәндә, газетага иптәшкә кечкенә генә газеталар кирәк. Әгәр газеталар берничә була икән, бүген берсенең тиражы төшсә, калган икесе тиражы хисабына яшәргә мөмкин. Темаларны төрләндерү дә әйбәт. Бүген бит нинди гена темага татар газеталары юк, әлбәттә эчтәлеген күтәрергә кирәк, ләкин монысы киләчәк эше дип уйлыйм. Кемнәрдер матбугатның киләчәге юк, Интернет кына калачак ди, ә мин өметсезлеккә бирелмим. Хәер, Интернетта үзебез әлегә сүлпәнрәк эшлибез. Иң кул-аяк җитмәгән өлкә бу безнең өчен. Киләчәктә без аны эшләргә тырышачакбыз. Кем ничек бит инде – берәүләр социаль челтәрдә эшли, ә без чит өлкәләргә газета чыгару белән мәшгуль. Бөтенесен бергә колачлау кыенрак. Әле җаваплы кешеләрен дә табарга кирәк бит. Теләкләр, ниятләр, планнар зур, әмма юрганыңа карап аякны сузарга кирәк", - ди баш мөхәррир.

news_right_1
news_right_2
news_bot