news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Раиф Усманов: Матбугатны таратудагы җитешсезлекләр бигрәк тә соңгы 4-5 елда сизелә

Соңгы елларда Татарстанда һәм, гомумән Россиядә барлыкка килгән проблемаларның берсе – почта эшчәнлеге. Бу күренеш газеталарның тиражлары төшүгә дә китерә. Иң күп тиражлы татарча газеталарның берсе «Ирек мәйданы» газетасы баш мөхәррире Раиф Усманов моның белән килешә.

Раиф Усманов: Матбугатны таратудагы җитешсезлекләр бигрәк тә соңгы 4-5 елда сизелә
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

«Матбугатны таратудагы җитешсезлекләр бигрәк тә соңгы 4-5 елда сизелә. Хат ташучыларның эше күп, аларга товар сату, страховка ясату кебек башка өстәмә эшләр дә йөкләнде. Ә хезмәт хакы аз – шуңа эшләргә кеше дә юк. Кайбер авылларда почта бүлекләре ябылды, сакланып калган бүлекчәләр дә атнасына 1-2 көн генә эшли. Редакциягә атна саен берничә укучыбыз шалтыратып, газетаны китермәүләре я соң җиткерүләренә зарлана. Андый һәр очрак турында почтага хәбәр итәбез, тикшерүне сорыйбыз, бергәләп көрәшәбез. Арада күңеле төшкән, башка язылмам, диючеләр дә була инде.

Бу тиражда да сизелә. Менә «Ирек мәйданы»н узган ел августта 23 993 укучы алдырса, быел – 22 978. Матбугатны яратучы каһарман кешеләр бу, зур рәхмәт аларга. Киоскларда таралган тираж да бар, ләкин күп укучыбыз авыл-районнарда яши, алар почта аша яздырып алырга ияләнгән. Авыл җирендә киосклар юк та бит.

Инде киләсе елга тагын зур сынау көтә – матбугатны тарату өчен почта бәяләре кисәк 35-40 процентка арта. Кайбер басмалар социаль-мөһим басмалар исемлегенә кертелгән, аларга ташлама булачак. Элекке елларда анда керү шартлары алдан игълан ителә, газета-журналлар төбәкләрдәге вәкилләр аша үзләрен тәкъдим итә ала иде, без дә бу исемлектә булдык. Ә 2026 елга әлеге исемлек алдан ачык игълан ителмичә төзелде, ул шактый кыскарган, төбәкләрдән кертелгән басмалар саны чикләнгән.

Белүемчә, районда татар һәм рус телләрендә газета чыга икән, русчасын социаль-мөһим басмалар исемлегенә керткәннәр, ә татарчасын – юк.

Моңарчы газетага язылу бәясен мөмкин кадәр түбән сакларга тырыштык. Инде киләсе елга берни эшләп булмый, яңа почта тарифлары белән язылу бәясе шактый арта. Бәлки, вакытлыча форматны киметәсе булыр.

Почтаның бурычлары зур, тарифлары түбән, кереме аз, диләр. Почта – зур илне берләштереп торучы мөһим социаль оешма бит. Аңа коммерция ширкәте итеп карау, акча эшләүне максат итү дөрес түгел дип саныйм. Кайбер илләрдә дәүләт почта эшенә дотация бүлеп бирә, башка уңай шартлар тудыра, аларда почта гөрләп эшли. Шундый илләрнең үрнәкләрен өйрәнәсе иде», – ди ул.

Хат ташучылар һәм татар газеталары мөхәррирләре белән «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot