news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Раиф Усманов: Газеталарга заман белән атларга кирәк

Күптән түгел 1920 елдан бирле татарның яшь буынын тәрбияләгән, 300 меңлек тиражга җиткән легендар «Татарстан яшьләре» газетасы ябылуы билгеле булды. 2 нче курста укыганда әлеге газетада эшли башлаган, хәзерге вакытта «Ирек мәйданы» газетасы мөхәррире булган Раиф Усманов газета ябылуга карата үз фикерен белдерде.

Раиф Усманов: Газеталарга заман белән атларга кирәк
Фото: «Татар-информ»

«Татарстан яшьләре» элек мәктәп укучылары арасында «Журналист буласың килсә» исемле конкурс уздыра иде. 1996 елда шул бәйгедә катнашып, мин университетның татар журналистикасы бүлегенә укырга кердем. 2 нче курста укыган вакытта «Татарстан яшьләре»ндә эшли башладым. Ул елларда баш мөхәррир Исмәгыйль абый Шәрәфиев иде, ул һәркемгә канат куеп, юнәлеш биреп, яңа темаларга илһамландырып торды.

Редакциянең гөрләп эшләгән чаклары, ярыша-ярыша эшлибез, кызык темалар табабыз… Газетаның 140 мең тираж белән чыккан вакыты бу. «Бөтен кеше укый. Бөтен җирдә укыйлар» дигән матур чакыру сүзләре дә бар иде. «Татарстан яшьләре»ндә эшләгән ул еллар – минем өчен иң истәлекле, күңелле чор.

Әйе, вакыт шактый узган, бүген инде интернет заманы, төрле газеталар да күп. Ләкин «2026 елдан «Татарстан яшьләре» чыгудан туктый», – дигән хәбәргә күңел һаман ышанмый әле. Гади газета гына түгел, ә 105 яшен тутырган легендар басма, зур мәдәни мирас бит ул! Күпме танылган шәхесләр эшләгән, нинди вакыйгалар шаһите булган...

«Татарстан яшьләре» үз көнен үзе күрде, дәүләттән дотация алмады, мөстәкыйль булып яшәде. Ләкин соңгы елларда полиграфия бәяләре нык үсте, башка чыгымнар да артты, ә тиражлар кими бара. Шуңа «Татарстан яшьләре» кыен хәлдә калды. Югыйсә, аның тиражы, башка күрсәткечләре дәүләт ярдәме белән дөнья күрүче кайбер газеталардан ким түгел, ул чыгымнарының бер өлешен үзе каплый ала. Озак еллар алдыручы даими укучылары бар, аларны, газетага язылыгыз, дип үгетләп йөрисе дә юк.

«Татарстан яшьләре» ябылмасын, чыгуын дәвам итсен иде иде. Ләкин ул элеккечә үзаллы яши алмый, аңа ярдәм кирәк. Чыгу ешлыгын киметеп, йә форматын кечерәйтеп булса да, саклап каласы иде «Татарстан яшьләре»н. Газетаның үзенә дә үзгәрергә, яңарырга, заман белән атларга, интернетка да чыгарга кирәк», – ди ул.

Зилә Мөбәрәкшина «Интертат» өчен күп кенә танылган журналист һәм язучыларга юл ачкан «Татарстан яшьләре» журналистлары белән аралашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot