Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәфыйк Мөхәммәтшин: 2022 елдан «Мөхәммәдия» югары мөселман уку йорты булачак
Журналистларга реконструкциядән соң мәдрәсәдә экскурсия үткәрелде.
(Казан, 28 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтиенең мәгариф һәм фән буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, 2022 елның көзендә «Мөхәммәдия» югары мөселман уку йорты булып эшли башлар дип көтелә.
«Мөхәммәдия» — танылган татар мәдрәсәсе. Революция чорында ул мөселман татар университеты булган. 90 нчы елларда ачканда югары уку йорты иде. Күптән түгел таләпләргә бераз җавап бирмәгәнгә уставын алмаштырдылар. Реконструкциянең беренче этабы тәмалангач, «Мөхәммәдия» гә югары уку йорты статусын кайтару карары кабул ителде», — диде Рәфыйк Мөхәммәтшин журналистларга.
Якын арада ул «Мөхәммәдия» Казан ислам университеты дип аталачак. Бу юридик яктан югары уку йорты булачак. Мәдрәсәдә заманында төрки халыклар элитасы укыган.
«Тулай торак, спорт залы да булачак. Без монда тулы бер үзәк булуын телибез: мәдрәсә каршында Коръән-хафизлар мәктәбе оешачак, бәлки, әл-Әзгар белән дә килешү төзелер. Әл-Әзгар үзәге булдырылып, дипломнар да бирелергә мөмкин. Планнар зурдан. Хәзер шул процесс башланды», — дип сөйләде Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, Казан ислам университеты белән берләшү дә булырга мөмкин. «Югары белемгә лицензия алгач, 2022 елның көзендә „Мөхәммәдия“ югары мөселман уку йорты булып эшләячәк. Президент тулай торак төзелешен дә тизләтергә кушты, шуңа күрә лицензия алыр өчен тулы бер комплекс кирәк», — диде.
Бүген журналистлар реконструкция кичергән мәдрәсә белән танышты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин реконструкция барышында башкарылган эшләр турында сөйләде.
«Без тарихи баскычларны, тарихи кирпеч стеналарны саклап калдык. Шулай ук, сыйныфларда мичләр дә сакланды. „Мөхәммәдия“не киңәйтү юнәлешендә эшләячәкбез», — диде ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.
«Татар телендә укыттык, киләчәктә дә шулай дәвам итәрбез. Язулар да гарәп һәм татар телендә генә. Без бик канәгать, бина бик матур килеп чыкты. Бер елдан югары белем бирү дәрәҗәсенә ирештерергә ниятлибез», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз