news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Төрки ислам тарихы белән чит илләрдә кызыксыналар

Россия ислам институты ректоры, Россиянең ислам белеме буенча совет рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин, төрки ислам тарихы, мирасы белән ни өчен чит илләрдә кызыксыналар, дигән сорауга җавап бирде. Бу хакта ул «KazanForum 2024»тә ислам цивилизациясенең күптөрлелегенә багышланган матбугат конференциясендә сөйләгән.

«Морат Рәмзи, Шиһабетдин Мәрҗани – дөнья күләмендә танылган галимнәр. Алар бөек дин белгечләре, әлбәттә, аларны бөтен дөньяда өйрәнәләр. Шиһабетдин Мәрҗани – ул шуның кадәр даһи галим, совет чорында аны беркем читләтеп уза алмаган», – диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Ул ИРСИКА оешмасы тарафыннан Мәрҗанинең «Вафиятел-әсляф вә тахиятел-әхляф» хезмәтенең җиде томлыгын җыю буенча зур эш башкарылганын билгеләп узды. «Вафиятел-әсляф вә тахиятел-әхляф» – дини мирасның югары ноктасы ул. Зур текстологик эш, төрле исемлекләрне чагыштыру эшләре башкарылган. Саллы эш. Нәкъ менә Казанда «Вафиятел-әсляф вә тахиятел-әхляф» 7 томда пәйда булыр дип ышанабыз, – дип белдерде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

«Шиһабетдин Мәрҗани – зур шәхес. Татар дин белгечләреннән чит илләрдә кемнәрне беләләр, дисәк, беренче чиратта, Шиһабетдин Мәрҗанине әйтәләр. Мисырда элекке мөфтидә кунакта булганда, ул да: «Мәрҗанине беләм, менә аның китабы», – диде. Ислам хокукы белән шөгыльләнүчеләр, зур гына галимнәр барысы да Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрен беләләр, укыйлар. Ул татарныкы гына түгел, дөнья күләмендә билгеле», – дип ассызыклады Мөхәммәтшин.

Ул, шулай ук, Фәннәр академиясе белән берлектә, Мәрҗанинең 10 том хезмәтен русчага тәрҗемәсен чыгару хыялы булганын да әйтте.

Ә Морат Рәмзигә килгәндә, РИУ ректоры фикеренчә, ул бәяләнеп бетмәгән тарихчы. «Мирасы чыннан да өйрәнелеп бетмәгән. Рәмзине аз кулланганнар. Ул Согуд Гарәбстанында, Мәккәдә озак яшәгән. Морат Рәмзинең Коръәннең татарчага тәрҗемәсе бар. Аны балалары Диния нәзарәтенә бүләк иттеләр. Нәзарәттә бу юнәлештә эш башланды. Иншаллаһ, Коръән тәрҗемәсе чыгар», – диде Мөхәммәтшин. Белгеч, Морат Рәмзинең мирасы Россиянең фәнни әйләнешенә керә, дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100