Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәфыйк Мөхәммәтшин Татарстан халкының сайлауда активлыгының сәбәбен аңлатты
Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин фикеренчә, сәяси активлык үзеңне көн саен сәяси процессларда катнашучы итеп күрүдән килә. Бу хакта ул «Яңа гасыр-ТНВ» телеканалында «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонының туры эфирында әйтте.
«Сәяси активлык – без сайлаган кешеләрнең эшчәнлек, активлык нәтиҗәсе. Эш урыннары, балаларга белем алу мөмкинлекләре, юллар торышы һәм башка көнкүреш уңайлыкларын күрәбез. Татарстан сәяси, иктисади яктан югары, лаеклы урында», – диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.
- Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.Татарстан Рәисен сайлауларда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
- Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше.
- Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
- «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз