Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәфыйк Мөхәммәтшин: Сайлаулар – беренче чиратта ышаныч ул
Социологик сораштырулар буенча, VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауга килүчеләр саны 65тән 70 процентны тәшкил итә. Бу хакта ТНВ телеканалында «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафоны эфирында республика мөфтие урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин әйтте.
«Сайлаулар – ул беренче чиратта ышаныч. Халыкның хакимият органнарына, республика принципларына, дәүләт җитәкчелегенә ышанычы. Шул яклап карасак, бүген Татарстан – Россиянең иң алган киткән төбәкләренең берсе. Монда социаль-икътисади мәсьәләләр дә хәл ителә, һәм Казанны да бүген Европа шәһәре дип атап була. Шуңа күрә, бездә ышаныч өчен бөтен шартлар да бар. Ә ышану – ул сайлауларга бару дигән сүз», – диде Мөхәммәтшин.
Шулай ук ул, сайлаулар гаилә әгъзаларын берләштерү өчен яхшы мөмкинлек диде.
«Иртән торасың, бергәләп иртәнге аш ашыйсың, җыенып чыгып китсәң һәм сайлауларда катнашасың. Әмма балалар моның бәйрәм генә булмавын да аңларга тиеш. Алар моның әти-әниләре өчен зур җаваплылык икәнен аңларга тиеш. Шул уңайдан, бу әлбәттә, тәрбиянең билгеле бер формасы: бала ниндидер җитди эшкә катнаша булып чыга», – диде РИИ ректоры.
Сайлаулар алдыннан Рәфыйк Мөхәммәтшин үзенең студентлары белән сөйләшүләр уздырган, сайлау участогына барып, тавыш бирү мөһимлеген сөйләгән.
«Бүген Татарстанда тулы дини белем алу өчен бөтен мөмкинлек тә бар диярлек. Кызларыбыз рәхәтләнеп хиҗаб киеп, яулык бәйләп йөри ала, бездә бик толерант җәмгыять. Хәләл-кафелар бар. Ягъни, бөтен шартлар да тудырылган (мөселманнар өчен). Шуңа күрә студентларыма да: «Сез үз тормышыгыздан чыгып, сайлау ясарга тиеш», дип әйтәм», – дип йомгаклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз