news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Коръән тәрҗемәсе критерийлары буенча фәнни фикер алышу булганы юк

Болгар ислам академиясенең Казан вәкиллегендә мөселман дөньясында Коръәнне өйрәнү тикшеренүләренең үсеш перспективаларына багышланган түгәрәк өстәл узды.

Аны РФ мөселманнарының Диния нәзарәте, Болгар ислам академиясе һәм Катарның Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы оештырган. Бу илдән делегация әгъзалары очрашуның мактаулы кунаклары булган, алар катнашында Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы» интерактив күргәзмәсе ачылган. Сүз уңаеннан, Катар катнашында шушы күргәзмә узган елда Мәскәү хафизлар конкурсы көннәрендә Мәскәүдә ачылган.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең халыкара эшләр буенча урынбасары, академиянең йомгаклау аттестация комиссиясе рәисе Рушан Абясов түгәрәк өстәлдә катнашучыларны сәламләгән, шулай ук, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдинның сәламләвен җиткергән. Рушан хәзрәт халыкара очрашу үзенчәлекле елда – Мөхәммәт пәйгамбәрнең тууына 1500 ел тулу елында узуын искәртте.

«Нәкъ менә Казанда өммәтебезнең интеллектуаль һәм рухи киңлеген ныгыта торган диалог алып баруыбыз символик мәгънәгә ия», – дигән ул.

Чарага танылган галимнәр дә, мөселман белем бирү оешмалары студентлары да җыелган. Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов бүгенге студентлар киләчәктә өммәтебезнең йөзе булачагын билгеләп узган. «Алар безнең бөек галимнәрнең һәм дин белгечләренең традицияләрен лаеклы дәвам итәрләр дип ышанам», – дигән Хөснетдинов.

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме мондый инициативаларны хуплап, халыкара хезмәттәшлекне ныгытуга, уку процессы үсешенә юнәлдерелгән чаралар үткәрүгә теләктәшлек итәргә әзер», – дип белдергән Татарстан Рәисе ярдәмчесе, стратегик күзаллау төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин.

Ислам белеме буенча совет директоры, Россия ислам институты һәм Казан ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Россиядә Коръәнне өйрәнүдә төп проблемалар турында сөйләгән.

«Хәзерге вакытта Коръән тәрҗемәсе – академик Крачковский хезмәте. Коръәннең рус теленә шундый төгәл, әдәби тәрҗемәсе булуы гаять мөһим», – ди Мөхәммәтшин.

Ул Россиядә Коръән тәрҗемәсе критерийлары буенча фәнни фикер алышу булмаганын да билгеләп үткән. Мөхәммәтшин сүзләренчә, мөселман уку йортлары бүген, академик тикшеренүләрдән бигрәк, Коръәнне ятлау традицияләрен дәвам итүгә йөз тота.

Катар дәүләтендә Коръәнне өйрәнү тәҗрибәсе белән Ислам вәгазе һәм дини остазлык департаменты директоры, Катарның Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы каршындагы шәйх Джасим бин Мөхәммәд бин Тани исемендәге конкурсның оештыру комитеты рәисе урынбасары Джасим Абдулла аль-Али уртаклашкан. Ул 2016 елдан бирле халыкара форматта уза торган шушы Коръән конкурсы турында җентекләп сөйләгән.

Болгар ислам академиясе мөгаллиме Әнвәр Әхмәд академиянең Коръәнне өйрәнү өлкәсендә белем бирү стратегиясенең төп нигезләмәләрен яңгыраткан.

«Докторантура программасы буенча укыту кысаларында яңартылган ислам цивилизациясен коруда Коръәннең ролен күрсәтү мөһим», – дигән ул.

Түгәрәк өстәл эше Мәрҗани мәчетендә күмәк намаз белән төгәлләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot