news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәфыйк Мөхәммәтшин Россия Президенты Рәхмәт хатына лаек булды

Рәфыйк Мөхәммәтшин Россия Президенты Рәхмәт хатына лаек булды
Фото: «Татар-информ»

Россия ислам институты ректоры, Татарстан мөфтие урынбасары, Ислам мәгарифе советы директоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшинга Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Рәфыйк Мөхәммәтшин башка дин һәм җәмәгать эшлеклеләре арасында «Россия Федерациясе Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек Советы эшчәнлеген тәэмин итүгә керткән өлеше өчен» билгеләп үтелде. Дәүләт башлыгының бу карары хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.

Шул ук карар белән Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Мәскәү патриархатының чиркәүнең җәмгыять һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара мөнәсәбәтләре буенча Синодаль бүлеге рәисе Владимир Легойда һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты ректоры Николай Кропачев РФ Президентының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot