Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәфыйк Мөхәммәтшин: Гамәлдәге Рәискә карата берәүнең дә сораулары юк
Республиканың гамәлдәге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов – Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларда фаворит. Бу хакта «Татар-информ»га совет һәм Россия тарихчысы, Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин хәбәр итте.
«Миңнехановның шанслары Терентьевныкына (Александр Терентьев, РФ сенаторы, ТР Рәисе вазифасына кандидат – Т-и. иск) караганда күпкә зуррак. Александр Михайлович – сәясәт өлкәсендә бик танылган идеолог, ләкин аның икътисади сәясәт төзү тәҗрибәсе аз булырга мөмкин. Бу мәсьәләдә ул Миңнехановтан калыша», - диде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.
Мөхәммәтшин Александр Терентьевны сайлау шулай ук мантыйкый булачак, дип өстәде. Ул бик озак Татарстан Президенты администрациясендә, Рәис администрациясендә эшләде, аннары Мәскәүгә китеп, анда сенатор вазифасына алынды. Терентьев Татарстанда гына түгел, Россиядә дә билгеле. Ул эчке сәясәт мәсьәләләре белән шөгыльләнгән кеше.
Әмма Миңнехановның, сәяси эшлекле буларак, Россиядә генә түгел, Ислам дөньясында да әһәмияте зур, дип билгеләде Мөхәммәтшин.
«Икътисади яктан караганда, без шулай ук Татарстанның Россия икътисади проектларында алдынгы позицияләрдә торуын күрәбез. Идеологик күзлектән караганда, конфессиональ бергәлек буларак республикада шулай ук барысы да бик дөрес рәвештә оештырылган. Беркайчан бернинди милли проблемалар булмады. Ул бүгенге көндә әйдәп баручы нәтиҗәле менеджерларның берсе, шуңа күрә Россиядә Рөстәм Миңнехановка карата берәүдә дә бернинди сорау юк», - дип йомгаклады сүзен Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Исегезгә төшерик, Татарстан Рәисен һәм җирле хакимият органнары депутатларын сайлау 14 сентябрьдә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз