news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Гаиләмнең тагын да ишәюен, оныкларым артуын телим

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Гаиләмнең тагын да ишәюен, оныкларым артуын телим
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин ТНВ телеканалы үткәрә торган «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафонында катнашты. Ул сайлаулар, Рамазан ае һәм гаиләсе турында сөйләде.

«Сайлаулар үзенчәлекле, илдәге вазгыять тә гади түгел, дөньяда да җитди процесслар бара. Россия күп полярлы дөньяда үз урынын алырга тиеш. Сайлаулардан күп әйбер тора. Без булачак Президентка зур ышанычлар баглыйбыз», - дип сөйләде ул.

Ул сайлаулар изге Рамазан аена туры килүен дә ассызыклады. «Рамазан – рухи чистарыну ае. Физик яктан катлаулы булса да, ул вазифаларны үтәүдән азат итми, без эшебезне башкарырга, гражданлык позициябезне күрсәтергә тиеш», – диде ул, сайлауларның мөһимлеге турында студентларга аңлатуын да әйтте.

Рәфыйк Мөхәммәтшин гаиләсе белән дә таныштырып узды. «Гаилә – гореф-гадәтләргә кайту юлы. Гаиләм зур түгел, ике балабыз бар, әлегә бер оныгыбыз бар. Мин гаиләмнең тагын да ишәюен, оныкларым артуын телим. Россия үсешенә өлешебезне кертербез дип уйлыйм. Мин гаиләне бергә җыярга яратам. Үзем бәрәңге, ит, аш пешерәм. Изге Рамазан ае – ифтарлар ае, гаиләләр белән бергә җыелырга омтылабыз», – диде ул һәм гаиләдә хөрмәт булырга тиешлеген ассызыклады .

  • Россия Президентын сайлауның соңгы көнендә Татарстанда «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафоны старт алды.Турыдан-туры транасляция иртәнге сәгать 8 дән ТНВ телеканалында башланды.
  • 12 сәгать эчендә тамашачылар алдында йөздән артык кунак чыгыш ясаячак: Татарстанның танылган гаиләләре, йолдызлар, медиаперсоналар. Алар барысы да чарага үз гаиләләре белән килер дип көтелә

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100