news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәфыйк Фәттахетдинов «Петр I тууына 350 ел» медале белән бүләкләнде

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары – Диния нәзарәте эшләре идарәчесе, Россия Федерациясе Тикшерү комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Рәфыйк Фәттахетдинов эксклюзив истәлекле «Петр I тууына 350 ел» медале белән бүләкләнде.

Бүләк Россия Федерациясе Тикшерү комитеты оешуга 12 ел тулуга багышланган тантаналы чарада тапшырылды. Бу турыда Диния нәзарәте рәсми сайтында хәбәр ителә.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Рәфыйк Фәттахетдиновның Иҗтимагый совет эшенә керткән хезмәтен билгеләп үтте, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100